Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Газчы һөнәренә тугры булып

Нефтьчеләр шәһәре - Лениногорскига килгәндә, Надежда Дегтева гомере бу шәһәр белән бәйләнер дип, башына да китермәгәндер. Әмма язмыш дигәнең үзенекен итә шул. Дагыстанның Кизляр районында туса да, апалары чакыруы буенча яшеллеккә күмелеп утырган Лениногорск шәһәренә килә һәм "Лениногорскгаз"ның газ тутыру пунктына контролер булып эшкә урнаша. Ул вакытта аңа нибары 17...

Нефтьчеләр шәһәре - Лениногорскига килгәндә, Надежда Дегтева гомере бу шәһәр белән бәйләнер дип, башына да китермәгәндер. Әмма язмыш дигәнең үзенекен итә шул. Дагыстанның Кизляр районында туса да, апалары чакыруы буенча яшеллеккә күмелеп утырган Лениногорск шәһәренә килә һәм "Лениногорскгаз"ның газ тутыру пунктына контролер булып эшкә урнаша. Ул вакытта аңа нибары 17 генә була.


Яраткан эше белән беррәттән, Лениногорск нефть техникумының кичке бүлекчәсенә укырга керә ул. Хезмәт сөючән, һәр тотынган эшен җиренә җиткереп башкаручы, кыю һәм җитез кызны бик тиз күреп алалар һәм авария-диспетчерлык хезмәтенә диспетчер итеп билгелиләр. Берникадәр вакыттан соң Надежда йорт эче газ җиһазлары хезмәтендә мастер булып, 1985 елдан әлеге хезмәтнең начальнигы булып эшли башлый.
Үзенең остазлары - авария-диспетчерлык хезмәте начальнигы Фаина Алтапова, производство-техник бүлек һәм җир асты газүткәргечләр хезмәте җитәкчеләре Тамара Ерилина белән Валентина Мосинаны зур хөрмәт белән искә ала, аларга рәхмәт әйтә Надежда Ивановна.
- Эштән арып-талып, төннең икенче яртысында кайтырга туры килгән чаклар күп булды. Әмма шулай да, зарланмадык. Безгә йөкләнгән эшне бетергәч, җилкәләрдән тау төшкәндәй булып китә, тыныч күңел белән өйләргә таралыша идек, - дип искә ала ул.
Ул җитәкләгән коллективта йөздән артык кеше эшли. Надежда Ивановна һәрберсе белән уртак тел таба, кирәгендә таләпчән, әмма шул ук вакытта гадел һәм йомшак та була белә. Коллективындагы яшьләрнең карьера баскычы буйлап күтәрелүләре, тәҗрибәле белгечләрнең коллективта хөрмәт хисе тоеп яшәүләре өчен күп тырышлык куйган ул. Профсоюз комитетында спорт, культ-масса эшләре секторларын җитәкли, күп еллар буена профсоюз комитеты рәисе урынбасары була.
Волейбол буенча хатын-кызлар командасы аның өчен аеруча якын - чирек гасырдан артык уйнаган бит ул анда. Ул гына да түгел, шашка, шахмат, нард уеннары, пневматик коралдан ату буенча ярышу да аның өчен чит түгел. Үзешчән сәнгать концертлары турында сөйләп торасы да юк. Аларда Надежда Ивановна һәрвакыт теләп катнаша.
Яраткан эше һәм хезмәттәшләре, хөрмәт иткән идарә җитәкчелеге белән саубуллашып, күптән түгел Надежда Ивановна лаеклы ялга китте. Әмма идарәнең җәмәгатьчелек тормышын әле дә булса оныта алмый. Идарә командалары составында һәрвакыт төрле спорт чараларында катнаша, хезмәттәшләре белән даими күрешеп, аралашып яши. Күпьеллык хезмәте өчен Надежда Ивановна Мактау грамоталары һәм иң беренчеләрдән булып "Газпром"ның Мактаулы мастеры" значогы белән бүләкләнгән(идарәдә андыйлар бары өчәү генә).
Ире Николай Иванович гомере буе "Лениногорскгаз"да машина йөртүче булып эшләгән, хәзер дә сафта. Алар биредә танышкан. Дегтевлар гаиләсе өч кыз тәрбияләп үстергән. Олысы Наталья белән кече кызы Ирина әти-әниләренең эзләре буенча киткән, икесе дә - горгазда. Уртанчы кызлары Елена Коми республикасының Усинск шәһәрендә яши, ул - бухгалтер. Айдар белән Данис әби белән бабайның яраткан оныклары. Аларның да Надежда Ивановна белән Николай Иванович кебек олы җанлы һәм намуслы, хезмәт сөючән булып үсүләренә бер тамчы шигем юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев