Үткән атнаның шимбәсе районыбызның муниципаль хезмәткәрләре өчен спорт өлкәсендә үзләрен сынап карау көне булды. Алар Түбән Кама шәһәрендә узган республиканың муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының зона этабында катнашты.
Ярышлар спортның 8 төре буенча үтте: мини-футбол, волейбол, җиңел атлетика, шахмат, шашка, бадминтон, өстәл теннисы һәм гер күтәрү. Гомуми команда зачетында безнең...