Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Муниципаль хезмәткәрләр көч сынаша

Үткән атнаның шимбәсе районыбызның муниципаль хезмәткәрләре өчен спорт өлкәсендә үзләрен сынап карау көне булды. Алар Түбән Кама шәһәрендә узган республиканың муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының зона этабында катнашты. Ярышлар спортның 8 төре буенча үтте: мини-футбол, волейбол, җиңел атлетика, шахмат, шашка, бадминтон, өстәл теннисы һәм гер күтәрү. Гомуми команда зачетында безнең...

Үткән атнаның шимбәсе районыбызның муниципаль хезмәткәрләре өчен спорт өлкәсендә үзләрен сынап карау көне булды. Алар Түбән Кама шәһәрендә узган республиканың муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының зона этабында катнашты.


Ярышлар спортның 8 төре буенча үтте: мини-футбол, волейбол, җиңел атлетика, шахмат, шашка, бадминтон, өстәл теннисы һәм гер күтәрү. Гомуми команда зачетында безнең спортчылар, күрше Әлмәт командасыннан азга гына калышып, дүртенче урынга чыктылар.
Волейбол буенча Мәгариф идарәсе белгече Марс Хәсәнов (капитан), башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Зәй-Каратай җирлеге башлыгы Илдар Батталов, башкарма комитетның оештыру бүлеге белгече Илдар Хисмәтуллин, башкарма комитетның гомуми бүлек белгече Руслан Әгълиуллин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белгече Айрат Хәбировтан торган команда җиңү китерде.
Шашкада уйнау буенча, Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагиз Санатуллин һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Римма Якупова җиңүчеләр рәтендә.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Ленар Шакиров, белгеч Гүзәлия Әхмәтшина бадминтонда көч сынашып II призлы урын яуладылар.
Шахматта аппарат җитәкчесе Сергей Тимаков һәм җирле үзидарә советлары белән эшләү бүлеге белгече Диләрә Зарипова, шулай ук, икенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт