Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "туры элемтә" үтте

Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә чираттагы "туры элемтә" узды. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы, медицина, транспорт, хокук саклау органнары һәм башка хезмәт җитәкчеләре катнашты. Бу көнне 26 шалтырату булып, 30 мөрәҗәгать кабул ителде. Кемне генә борчымый икән торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр. «туры элемтә» оештырылган көнне дә иң беренче сорау һәм мөрәҗәгатьләр...

Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә чираттагы "туры элемтә" узды. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы, медицина, транспорт, хокук саклау органнары һәм башка хезмәт җитәкчеләре катнашты. Бу көнне 26 шалтырату булып, 30 мөрәҗәгать кабул ителде.


Кемне генә борчымый икән торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр. «туры элемтә» оештырылган көнне дә иң беренче сорау һәм мөрәҗәгатьләр әлеге өлкәгә кагылышлы иде. 11 сорау аны исәпләү һәм түләү турында булса, 7 мөрәҗәгать торак-коммуналь өлкәдәге башка сорауларга кагылды. Медицина хезмәте күрсәтү буенча, шалтыратучыларның күбесе даруханәләрдә дару юклыгына зарланды. Мөрәҗәгатьләрдән, Чүтедә фельдшер булмавын белдек, табиблар да кайчакта авырулар белән тупас кыланалар икән.
"Туры элемтә" барышында хокук саклау органнарына бер мөрәҗәгать (Суворов урамында машина күп булуы), юлларны ремонтлауга бер мөрәҗәгать (Подлесный поселогы, Энергетиклар урамы), транспорт хезмәте күрсәтүгә 2 мөрәҗәгать теркәлгән. Һәр йорт территориясендә чүп тутырыр өчен аерым контейнерлар барлыгын беләбез. Аларда чүп тулып ятса, бер дә матур күренеш түгел инде. Аны чыгару һәм түгү белән аерым җәмгыять шөгыльләнә. Элемтә барышында шалтыратучыларның берсе контейнерның бөтенләй булмавы турында әйтте. Яктылык мәсьәләләренә килгәндә, Подлесный поселогындагы Энергетиклар урамы һәм Куйбышев урамы, 37 нче йорт тирәсендәге урамнарның тиешле дәрәҗәдә яктыртылмавы турында зарланды халык.
Бу көнне халыктан кабул ителгән шалтыратуларның барысы да игътибарга алынды. Сораулар һәм мөрәҗәгатьләр яңгыраган оешма-предприятиеләр аларны хәл итәргә сүз бирде. Халык мөрәҗәгате читтә калмас дип, ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туры элемтђ