Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бәйрәмне көтеп алабыз

Безнең бакчада төрле яшьтәге 21 бала тәрбияләнә. Балаларыбыз бакчага бик теләп йөриләр. Без бәйрәмнәрне бик яратабыз һәм көтеп алабыз. Менә бакчабызда "Хуш киләсең, Сөмбелә" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Балалар бәйрәмгә бик теләп әзерләнде. Матур итеп шигырьләр, дәртле җырлар, күңелле биюләр башкардылар. Көз кунагы "Сөмбелә" дә үзенең күчтәнәчләре белән балаларны шатландырды....

Безнең бакчада төрле яшьтәге 21 бала тәрбияләнә. Балаларыбыз бакчага бик теләп йөриләр.
Без бәйрәмнәрне бик яратабыз һәм көтеп алабыз. Менә бакчабызда "Хуш киләсең, Сөмбелә" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Балалар бәйрәмгә бик теләп әзерләнде. Матур итеп шигырьләр, дәртле җырлар, күңелле биюләр башкардылар. Көз кунагы "Сөмбелә" дә үзенең күчтәнәчләре белән балаларны шатландырды.
Бәйрәмне карарга килгән әти-әниләр дә балаларының чыгышларыннан бик канәгать калды. Әти-әниләр исеменнән Хәлимә Мөхетдинова үзенең рәхмәтен белдерде һәм иҗади уңышлар теләде. Без дә балалар белән сынатмабыз һәм алда үткәреләчәк "Әниләр бәйрәме"нә әзерләнербез дип ышаныч белдердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сљмбелђ