Пермь өлкәсендә узган чаңгыда трамплиннан сикерү буенча «Рождественское турне» Ачык Бөтенроссия ярышыннан лениногорскилылар уңыш белән кайтты.
Анда Пермь, Киров өлкәсе, Мәскәү, Магадан, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Түбән Тагил һәм Лениногорск спортчылары катнашты. Ярыш 5 көн дәвам итте. Пермь өлкәсендә үткән беренче ярышта Данил Садриев һәм Березники шәһәрендә узган чаңгы ярышында Нияз...