Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида ике төр чаңгы ярышы үтте

Шәһәребезнең чаңгыда трамплиннан сикерү комплексында ике төр чаңгы ярышы буенча Идел буе һәм Урал федераль округы Беренчелеге узды. Әйтергә кирәк, ул Лениногорскида икенче тапкыр үткәрелде. Анда безнең район ярышчылары белән беррәттән, Казан шәһәре, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан Республикасыннан килгән спортчылар көч сынашты. 8 гыйнвар - кунаклар өчен шәхси тренировка көне...

Шәһәребезнең чаңгыда трамплиннан сикерү комплексында ике төр чаңгы ярышы буенча Идел буе һәм Урал федераль округы Беренчелеге узды. Әйтергә кирәк, ул Лениногорскида икенче тапкыр үткәрелде. Анда безнең район ярышчылары белән беррәттән, Казан шәһәре, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан Республикасыннан килгән спортчылар көч сынашты.


8 гыйнвар - кунаклар өчен шәхси тренировка көне иде. Бу көнне лениногорскилылар ерактан килгән чаңгы осталары белән танышты, һәркем үзенә яңа дус тапты. Кунаклар чит шәһәрнең трамплинын сынап караса, хуҗалар көндәшләрен сынады, трамплиннан сикерү күнекмәләрен ныгытты.
Төп ярыш 9 гыйнвар көнне старт алды. К-29, һәм К-48 трамплиныннан сикерү һәм чаңгыда 2, 3 һәм 5 чакрымлы дистанциягә йөгерү буенча шәхси ярышлар оештырылды. Ул, гадәттәгечә, җанлы үтте, кызганыч ки, соңгы вакытларда мондый төр спорт ярышларын карарга килүчеләр юк диярлек. Килгәннәре дә, биредә катнашучыларның йә әти-әнисе, туганнары, йә дус-ишләре генә. Әлеге җанатарлар да күбрәк чаңгыда трамплиннан сикерү ярышына гына өстенлек бирә. «Лениногорскилылар, сынатмагыз», «Никита, молодец!», «Вәт шулай сикерергә кирәк!» дигән көчле тавышлар ярыш ахырына калмый диярлек. Югыйсә, җанатарларның җиңүгә дәртләндергән өндәмәләре спортчыларга бик кирәк.
Безнекеләр чаңгыда оста сикерә, тик көндәшләр дә төшеп калганнардан түгел иде бу юлы. Бу аңлашыла да, алар һәрберсе техник яктан камилрәк трамплинда өйрәнгән. Безнең трамплиннарның исә яңартуга мохтаҗ булуын бик яхшы беләбез. Шулай да бу көнне 12 нче лицей укучысы Кирилл Сидоровка җиңү яуларга киртәләр булмады. Ул 1997-1998 елгы яшүсмерләр арасында - ерактан килгән көндәшләрен «егып салып», җиңүче исеменә лаек булды. 1999-2000 елгылар арасында 10 нчы мәктәп шәкерте Никита Кудряшов, өстенлекне Уфа спортчыларына биреп, көмеш медальгә ия булды. 2001 елгы яшүсмерләр арасында 8 нче мәктәптән Марс Садриев һәм 11 нче гимназия укучысы Андрей Окунев көндәшләр кулыннан II урынны тартып алып, шулай ук көмеш медаль иясе булды.
Ярышның соңгы көнендә спортчылар Идел буе һәм Урал федераль округы Беренчелегенә командалап көч сынашты. Алар ярышның шарты буенча чаңгыда трамплиннан сикерүдә иң яхшы нәтиҗәне күрсәтергә, аннан дүртешәр кеше 2 һәм 3 чакрым араны чаңгыда йөгереп узарга тиеш булды. Шәхси ярышта үзең өчен генә җавап бирсәң, биредә һәр исәп команда янчыгына кушыла. Шуңа чаңгычылар җиңүгә теше-тырнагы белән ябышып, көчен кызганмады. Дөресен генә әйткәндә, «Олимпия резервы» спорт мәктәбе шәкертләре ярышларда һәрвакыт яхшы нәтиҗә күрсәтә, тренерлары битенә кызыллык китерми. Бу юлы да безнекеләр кимен куймады. 2001 елгы яшүсмерләр командасы арасындагы ярышта Татарстан җыелма командасы - җиңү пьедесталының беренче баскычында. 1997-1998 елгылар арасыннан Татарстан җыелма командасы көмеш һәм бронзага ия булды. Беренчелек нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләрдән Идел буе һәм Урал федераль округының җыелма командасы төзеләчәк. Ул исә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак финал ярышында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин