Заман сулышы

26 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 26 сентябрь 2013 - 10:28
    Лениногорскилылар Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә
    Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин янә Лениногорскига килде. Бу юлы килүенең максаты - социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты киңәшчесе, "Тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фонды" коммерцияле булмаган оешмасының директор вазифаларын башкаручы Татьяна Ларионова белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашу. Шулай ук...
    1103
    0
    0
  • 26 сентябрь 2013 - 10:26
    4 октябрьдә Лениногорскида сиреналар яңгыраячак
    4 октябрьдә район һәм шәһәрдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия күнекмәләре уза. Бу көнне гадәттән тыш хәлләр булган очракта аны халыкка җиткерү юллары тикшерелә. 5 минут дәвамында электр сиреналары кабыначак һәм тавыш сиреналары белән җиһазландырылган махсус машиналар (ашыгыч ярдәм, полиция һәм янгын сүндерү машиналары) урам буенча йөриячәк. Шулай ук 4 октябрь...
    459
    0
    0
  • 26 сентябрь 2013 - 10:21
    Лениногорскида рәссам Валерий Веретенников күргәзмәсе ачылды
    Туган якны өйрәнү музеенда рәссам Валерий Веретенниковның күргәзмәсе ачылды. Рәссам биредә 7 нче мәктәптә сигез ел укыган. Хәзерге көндә Сарман районының Җәлил поселогында яши. Күргәзмәдә аның 87 сәнгать әсәре куелган. Картиналары күбрәк табигать күренешләре темасына язылган. Арада Тукай, Су анасы һәм Шүрәлегә багышланганнары аерым игътибарга лаек. Күргәзмә 1 ноябрьгә кадәр...
    426
    0
    0
  • 26 сентябрь 2013 - 10:19
    Лениногорскилылар кичектергесез ярдәм кирәксә “112”гә шалтырата ала
    Кичектергесез ярдәм кирәккәндә, бер икеләнүсез "112" номерына шалтыратыгыз. "112" - бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте телефоны. Аңа кәрәзле телефон тотмаган зонада да шалтыратырга мөмкин. Диспетчерлар шалтыратуны кабул итеп алганнан соң, шул ук минутта сезгә кирәкле хезмәткә - янгын сүндерүче, полиция, ашыгыч ярдәм, коткаручыларга һәм газчыларга хәбәр итәчәк. Хәзер гөмбә җыю чоры, шуңа...
    431
    0
    0
  • 26 сентябрь 2013 - 10:17
    Лениногорск районы Кирлегәч авылында юл-транспорт һәлакәте
    17 сентябрьдә 13 сәгать 30 минутта районыбызның Кирлегәч авылында юл-транспорт һәлакәте була. Авылдагы хуҗалыкларның берсенә «КамАЗ» машинасы килеп керә. Капка-коймаларны аударып, машина хуҗаларның өйләре каршына килеп туктый. Йөртүченең сүзләренчә, ул руль артында йоклап киткән. Бәхетенә, кеше сәламәтлегенә зыян килмәгән.
    531
    0
    0
  • 26 сентябрь 2013 - 10:15
    Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә катнашты
    Бөгелмәдә 1998-2000 елгы яшүсмерләр арасында үткән грек-рим көрәше ярышларында лениногорскилылыр уңышлы чыгыш ясады. Татарстанның сигез шәһәреннән килгән көрәшчеләр арасында Константин Пикалев үз авырлыгында республика беренчелеге җиңүчесе булып танылды. Төрле авырлыкларда икенче урында - Вячеслав Миронов, өченчедә - Махамбет Сарсенов һәм Вадим Деревянко. Алар октябрь аенда Идел буе федераль округы беренчелеге...
    918
    0
    0
  • 26 сентябрь 2013 - 10:12
    Лениногорск егетләре спорт ярышында сынатмады
    Казахстанның Алматы шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча ярышларда безнең егетләребез дә катнашты. Алар Россиянең җыелма командасы составында чыгыш ясады. Ике көн буе барган ярышларда 8 нче мәктәп укучысы Нияз Галиев 1999-2000 нче елгылар арасында дүртенче һәм бишенче урын алды. Шул ук мәктәптән Данил Садриев яшьтәшләре арасында өченче- дүртенче урынга лаек...
    481
    0
    0
  • 26 сентябрь 2013 - 10:09
    Лениногорск тәрбиячесе– Флера Тахауова
    Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль тәрбиячеләргә атап әйтелгән кебек. Бу, чыннан да, шулай. Тәрбияче бит ул - балалар өчен әни дә, психолог та, җырчы да, буяучы да, бакчачы һәм артист. Алдагы мәкаләдә сүзем 15 нче балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Флера Тәхауова (фотода) турында. 1984 елда Бөгелмә...
    489
    0
    0
  • 26 сентябрь 2013 - 09:47
    Лениногорск халык театрына – 55 ел
    "Идел-йорт" театр фестивалендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның театрга биргән олы бәясе, халыкара "Сатира-юмор" смотрында ишеткән уңай фикерләр Рәшит Шиһап исемендәге халык театры артистларын яңа иҗади үрләргә өнди. Тамашачы рәхмәте, аларның җылы алкышлары, урамда очратканда һәр артистка матур бәя биреп, сәхнәдә яңадан-яңа спектакльләр күрергә теләк белдерүләре - артист...
    565
    0
    0
Реклама