Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин янә Лениногорскига килде. Бу юлы килүенең максаты - социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты киңәшчесе, "Тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фонды" коммерцияле булмаган оешмасының директор вазифаларын башкаручы Татьяна Ларионова белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашу. Шулай ук...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин янә Лениногорскига килде. Бу юлы килүенең максаты - социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты киңәшчесе, "Тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фонды" коммерцияле булмаган оешмасының директор вазифаларын башкаручы Татьяна Ларионова белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашу. Шулай ук алар Зәй-Каратай авылында да булды.
Яңа мәдәният йорты һәм һәйкәл
Нәкъ менә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Зәй-Каратай авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм тол хатыннар хөрмәтенә реконструкциядән соң мемориаль комплекс ачылды. Ул "Авыл клубы" республика программасы кысаларында пәйда булган яңа мәдәният йорты янәшәсендәге "Хәтер" аллеясында урын алган. Шунысы куанычлы: аларны ачу тантанасы бер көнне - башкала кунаклары катнашында булды.
Мәдәният йортының нигезе быелның февраль-март айларында гына салынган булган. Алты ай эчендә бар мөмкинлекләр тудырылган, матур, заманча бина калкып чыгып, кулланылышка тапшырылды. Күп функцияле үзәк дип аталучы әлеге корылма үз эченә авыл китапханәсен дә алган. Биредә өстәл теннисы һәм башка өстәл уеннарын уйнарга мөмкин. Шулай ук балалар һәм авыл халкы өчен төрле түгәрәкләр эшләячәк. Концерт залы 300 урынга исәпләнгән.
Фәрит Мөхәммәтшин ачылу тантанасында ирле-хатынлы мәдәният йорты хезмәткәрләре Марат һәм Ильмира Хәернасовларга:"Эшләү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылды хәзер, мәдәният учагы дөрләп, биредә тормыш кайнап торырга тиеш", дигән наказ да бирде. Ул шулай ук музыка аппаратурасы сатып алу өчен 150 мең сумлык сертификат тапшырды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов "Авыл клубы" республика программасы белән районыбызда төзелгән мәдәният йортларының Зәй-Каратайдагысы икенче булуын, үткән ел Подлесныйда ачылуын әйтте. "Авылларны тернәкләндерүдә ярый әле программалар уңышлы эшләп килә", дигән уй-фикере белән уртаклашты.
Ватанны азат итүчеләр хөрмәтенә 1985 елда пәйда булган һәйкәлнең авторы шул авыл кешесе Вазыйх Әхмәтҗанов булган. Ә инде реконструкция проектының авторлары - рәссамнар Владимир Степанов белән Агуник Тамамян. Аларның идеясе белән әлеге комплексның бер ягы сугышта һәлак булган зәй-каратайлылар истәлегенә багышланган, биредә исемлек тулыландырылып, яу кырында ятып калган 468 солдатның исеме мәңгеләштерелгән. Икенче ягындагы барельефлар тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм тол хатыннар хөрмәтенә урнаштырылган. Шулай ук, мылтык тотып, илен яклаучы батыр солдат сыны да басып тора.
Аларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин, Татьяна Ларионова, Рәгать Хөсәенов һәйкәлгә чәчәкләр куйды һәм "Хәтер" аллеясында истәлек агачлары утыртты. Парламент җитәкчесе: "Без сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннарга рәхмәт әйтеп, алар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Тылдагы хатын-кызларның һәрберсе герой исеменә лаек", диде.
Мемориаль комплекс муниципалитетның финанс ярдәме белән реконструкцияләнгән, шулай ук зәй-каратайлыларның, мәдәният йортын төзегән төзелеш оешмасының да өлеше зур. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Батталовка да бик күп бусагаларны таптарга, эшне оештырырга күп көч куярга туры килгәндер.
Кунаклар шәһәргә килгәч Бөек Ватан сугышы ветераны - Михаил Новиковның фатирында булып, "Ветераннарга - торак" программасы буенча бирелгән фатирында яшәү шартлары белән танышты. Туган якны өйрәнү музеенда сугыш экспозицияләрен карадылар.
Ветеранга мең рәхмәт
Кунаклар мэриядә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын оештыру комитеты утырышында катнашты. Анда авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәр һәм район ветераннары җыелган иде.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов муниципалитетта Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты эшчәнлеге, расланган чаралар планы турында сөйләде.
Хәзерге вакытта шәһәр һәм районда төрле категориядәге 2 мең 607 Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне гомер итә. Әмма аларның саны көннән-көн кими. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, сугыш ветераннарын матди яктан тәэмин итү соңгы елларда сизелерлек яхшырып, өйләрендә үк социаль хезмәт, медицина һәм башка төр ярдәм күрсәтелә.
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында һәм аны үткәрү чаралары барышында оешма-предприятие җитәкчеләре, сугыш ветераннарына санатор-курорт дәвалануы тәкъдим итеп, бу юнәлештә үзләреннән өлеш кертергә, читтә калмаска дип, аерым билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Татьяна Ларионова утырышта катнашучыларны ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтү, дәвалау препаратлары белән тәэмин итү, индивидуаль шефлык булдыру, хәрбиләр җирләнгән каберлекләрне, мемориаль комплексларны тиешле тәртиптә тотуга күбрәк игътибар бирергә чакырды.
- Яңадан-яңа мемориаль комплекслар төзегәнче, бәлки, булганнарын тиешле дәрәҗәдә һәм тәртиптә тотарга кирәктер, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укучылары өчен сугыш ветераннары белән очрашулар оештырырга, алар турындагы материалларны туплап барырга кирәклеккә басым ясады. Бу җәмгыятебез, бигрәк тә үсеп килүче буын өчен бик мөһим. «Мәктәп укучылары сугышта батырлык күрсәткәннәрне белергә тиеш», диде.
Ул көнне Рәйсә Фәтхуллинаның яңа басылып чыккан «Дети войны» китабы тәкъдим ителде, ә сугыш ветераны Василий Коршинга 90 яшьлеге уңаеннан «Трудовая доблесть России» күкрәк билгесе тапшырылды.
Фотолар «Заман сулышы» сайтының «Фотогалерея» бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фарит Мухаметшин – в Лениногорске

2
X