Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск тәрбиячесе– Флера Тахауова

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль тәрбиячеләргә атап әйтелгән кебек. Бу, чыннан да, шулай. Тәрбияче бит ул - балалар өчен әни дә, психолог та, җырчы да, буяучы да, бакчачы һәм артист. Алдагы мәкаләдә сүзем 15 нче балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Флера Тәхауова (фотода) турында. 1984 елда Бөгелмә...

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль тәрбиячеләргә атап әйтелгән кебек. Бу, чыннан да, шулай. Тәрбияче бит ул - балалар өчен әни дә, психолог та, җырчы да, буяучы да, бакчачы һәм артист.
Алдагы мәкаләдә сүзем 15 нче балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Флера Тәхауова (фотода) турында.
1984 елда Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, туган шәһәренә кайтып, хезмәт юлын башлап җибәрә. Сайлаган һөнәренә тугры калып, гомерен сабыйлар тәрбияләүгә багышлый. Өендә дә, эшендә дә җилдәй җитез, бөтен эшкә уңган, батыр йөрәкле һәм кыенлыкларга бирешми торган ханым буларак беләм мин аны. Гади генә тәрбияче түгел, ягымлы, тәмле телле. Ул һәрвакыт балаларны, әти-әниләрне елмаеп, хәл-әхвәлләрен сорашып каршы ала.
1992 елда театр түгәрәге ачып, балаларны театр сәнгате белән таныштыра башлый. Алар белән күп кенә авторларның хикәя, әкият, шигырьләрен сәхнәләштерә. Араларында «Тәүфыйклы песи», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Шүрәле» кебекләре бар. "Аулак өй", "Каз өмәсе" кебек халык иҗат җимешләре дә - тәрбиячеләрнең күңеленә яткан уеннар.
Ике балам да аның төркемендә тәрбияләнде. Аларның хәзерге уңышларында Флера апаларының өлеше зур, шуңа да һәрвакыт аңа хөрмәт белән карыйбыз.
1994 елдан бирле татар төркемендә эшләп, күп кенә балаларга татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләгән. Нәниләр күңеленә аның матур гореф-гадәтләрен салган, туган илгә ихтирамлы караш тәрбияләгән. Балалар да аны яратып, Флера апабыз дип йөрде.
Ун елдан артык әлеге бакчада сөйләм телендә кимчелекләре булган балалар төркемендә эшли ул. Тәҗрибәсен башка тәрбиячеләр белән уртаклашып, ачык дәресләр бирә. Күп төрле ярышларда катнашып, мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бакчадагы бер генә бәйрәм дә ансыз үтми, чөнки рольләрне чын артист кебек башкара ул.
2001 елдан бирле Рәшит Шиһап исемендәге халык театрына йөри. Күп кенә образлар тудырып, Флера ханым шәһәр һәм район халкының мәхәббәтен яулаган. «Сынган беләзек», «Кичер мине, әнкәй», «Яшьлек хатам - йөрәк ярам», «Хатын түгел, аждаһа», «Кызлар капкыны» - ул катнашкан спектакльләрнең бик азы гына. Аның катнашындагы мелодрамаларны караганда - елыйсың, ә комедияләрдә - көләсең. Камал театры артистларыннан бер дә калышмыйлар.
Хәзерге вакытта да Флера ханым ару-талуны белми. Ул эшләгән төркемдә чисталык, пөхтәлек, балаларның уен бүлмәләре заманча җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: садик