Заман сулышы

16 октябрь 2013 яңалыклары

  • 16 октябрь 2013 - 05:03
    Лениногорскилыларны нәрсә борчый?
    Шушы көннәрдә мэриянең актлар залында үткән «туры элемтә» барышында халыктан 29 шалтырату килде. Лениногорскилыларны борчыган сорауларга җавапны коммуналь хезмәт вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, табиб-укытучылар, хокук саклау органнары бирде. Шәһәр һәм район халкының җитәкчеләргә юллаган сорау-мөрәҗәгатьләре яшәешнең төрле өлкәләренә кагыла иде. Аерым алганда, урамнарны яктырту сыйфаты, автобус хәрәкәте, халыкка медицина хезмәте күрсәтү,...
    722
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 04:53
    Лениногорск халык театры спектаклен караганнан соң
    Рәшит Шиһап исемен йөртүче Лениногорск халык театры артистлары белән очрашу - һәрчак бәйрәм. Соңгы очрашу шәһәребезнең санаторий-профилакториясендә булды. Сәхнәдәге артистларның һәм ял итүчеләрнең уртак шатлыгы булды ул. Юк, гади генә очрашу - спектакль карап, ял итеп утыру гына булмады шул. Аның эчтәлеген - авторның уйлану-борчуларын сәхнәдәгеләр дә, тамашачы да бер...
    504
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 04:06
    Лениногорскида ТОССлар оешуга – 10 ел
    Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре оешуга 10 ел тулу уңаеннан, балалар музыка мәктәбенең актлар залында тантаналы чара узды. Бүгенге көндә шәһәрдә 12 ТОС эшли. Һәрберсенең финанс ярдәм күрсәтүче баш предприятиесе бар. Халык, аеруча балалар, өлкән яшьтәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүдә үзидарәләрнең роле зур. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп,...
    447
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 03:56
    Лениногорскида бер хатын-кызны бәрдергәннәр
    Шәһәребезнең Халиков урамында 26 яшьлек хатын-кызны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзлиләр. Хатын-кыз урамның яктыртылмаган өлешендә юлга чыга. Машина йөртүче аны бәрдереп киткәннән соң, беренче ярдәм дә күрсәтмичә, җинаять урыныннан качып китә. Алган тән җәрәхәтләреннән ул шунда ук үлә. Аның 6 яшьлек кызы калган. Бу хакта ЮХИДИ хезмәте хәбәр итә.
    413
    0
    0
Реклама