Реклама
Шәһәребезнең Халиков урамында 26 яшьлек хатын-кызны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзлиләр. Хатын-кыз урамның яктыртылмаган өлешендә юлга чыга. Машина йөртүче аны бәрдереп киткәннән соң, беренче ярдәм дә күрсәтмичә, җинаять урыныннан качып китә. Алган тән җәрәхәтләреннән ул шунда ук үлә. Аның 6 яшьлек кызы калган. Бу хакта ЮХИДИ хезмәте хәбәр итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз