Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларны нәрсә борчый?

Шушы көннәрдә мэриянең актлар залында үткән «туры элемтә» барышында халыктан 29 шалтырату килде. Лениногорскилыларны борчыган сорауларга җавапны коммуналь хезмәт вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, табиб-укытучылар, хокук саклау органнары бирде. Шәһәр һәм район халкының җитәкчеләргә юллаган сорау-мөрәҗәгатьләре яшәешнең төрле өлкәләренә кагыла иде. Аерым алганда, урамнарны яктырту сыйфаты, автобус хәрәкәте, халыкка медицина хезмәте күрсәтү,...

Шушы көннәрдә мэриянең актлар залында үткән «туры элемтә» барышында халыктан 29 шалтырату килде.
Лениногорскилыларны борчыган сорауларга җавапны коммуналь хезмәт вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, табиб-укытучылар, хокук саклау органнары бирде.
Шәһәр һәм район халкының җитәкчеләргә юллаган сорау-мөрәҗәгатьләре яшәешнең төрле өлкәләренә кагыла иде. Аерым алганда, урамнарны яктырту сыйфаты, автобус хәрәкәте, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, юллар, төзекләндерү проблемалары һәм башка сораулар бирделәр.
Шалтыратучыларның берсе Чайковский - Мурзин урамнары киселешендә тукталыш булмаудан зарланды. Подлесный совхозында яшәүчеләр өчен урам уты янмау көнүзәк мәсьәлә булып тора икән. Урамның караңгы булуы шәһәрлеләрне дә борчый икән. Шалтыратучыларның берсе сәламәтлек өлкәсенә кагылган проблемасын күтәреп чыкты, ә Чайковский урамындагы бер йортта яшәүче лениногорскилы тычканнардан зарланды. Моннан тыш, элемтә вакытында җитәкчеләр исәпләү приборлары буенча килгән сорауларга да җавап бирде. Берәү су исәпләү приборын өенә килеп, тикшереп йөрүләрен ошатмый. Пычрак аяк-киемнәре белән керәләр, пычратып бетерәләр. Телефоннан үзең хәбәр итүең уңайрак, ди. Ул көнне һәрбер шалтырату исәпкә алынды. Кайбер шалтыратучыларны очрашуга чакырдылар. Сораулардан тыш, элемтә барышында рәхмәт әйтеп шалтыратучылар да булды.
- Күптәнге традиция буенча, «туры элемтә»не яңартып җибәрдек. Халыктан килгән сораулар күп һәм төрле. Әлбәттә, аның барышында гына җавап биреп бетерү мөмкин түгел. Ләкин бер генә сорау да җавапсыз калмыйча, һәр мөрәҗәгать нәтиҗәле чишелеш табачак, - диде башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев.
«Туры элемтә»не шәһәр һәм районда яшәүчеләр өчен айга бер мәртәбә уздырырга планлаштыралар. «Кайнар линия» телефоннарына шалтыратып, алар үзләрен кызыксындырган сораулар бирә, хокук бозу һәм җинаятьләр хакында хәбәр итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыен