Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск халык театры спектаклен караганнан соң

Рәшит Шиһап исемен йөртүче Лениногорск халык театры артистлары белән очрашу - һәрчак бәйрәм. Соңгы очрашу шәһәребезнең санаторий-профилакториясендә булды. Сәхнәдәге артистларның һәм ял итүчеләрнең уртак шатлыгы булды ул. Юк, гади генә очрашу - спектакль карап, ял итеп утыру гына булмады шул. Аның эчтәлеген - авторның уйлану-борчуларын сәхнәдәгеләр дә, тамашачы да бер...

Рәшит Шиһап исемен йөртүче Лениногорск халык театры артистлары белән очрашу - һәрчак бәйрәм. Соңгы очрашу шәһәребезнең санаторий-профилакториясендә булды.
Сәхнәдәге артистларның һәм ял итүчеләрнең уртак шатлыгы булды ул. Юк, гади генә очрашу - спектакль карап, ял итеп утыру гына булмады шул. Аның эчтәлеген - авторның уйлану-борчуларын сәхнәдәгеләр дә, тамашачы да бер үк хисләр белән кабул итте. Автор Х. Ибраһимов "Нәфига ханым" драмасында барыбыз алдына да бер сорау куйган: киләчәгебез ышанычлы, өметлеме? Алар аклансын өчен үсеп килүче яшь буыныбызга дөрес тәрбия бирәбезме?
Сәхнәдә гади генә гаилә. Үзләренчә барын да кайгырткан ата (Хасият ролендә Нәҗип Шәрифуллин) белән ана (Мәдинә Сафиуллина). Кызлары Гүзәл дә югары уку йортын тәмамлаган. Нигә соң ул әле эшләми? Бердәнбер кызлары ана телен белми генә түгел, татарча сөйләшүче әти-әнисен дә хөрмәтләүне кирәк дип санамый. Рольне башкаручы Нәзилә Алишева үз-үзен тотышы, һәр җөмлә-сүзе, киеме белән дә безгә "Теле булган халык кына - халык булган, теле булмаган - балык булган" дип, халкым юкка гына кисәтмәгән, дип тәкрарлагандай булды. 11 нче гимназия укучысы Нәзилә автор фикерен җан-рухы белән кабул итмәсә, кыз бала роле шулкадәр тискәре, уйландырырлык, сискәндерерлек була алмас иде.
Икенче бер гаиләдә өйдән-өйгә гайбәт сатып йөрүче ана (Әнисә ролендә Ильмира Алишева) тәрбиясендә үсеп буй җиткергән Марс (4 нче мәктәп укучысы Азат Хәйруллин) мескен кыяфәттә, якты уй-хыялларның эзе дә күренмәгән егет аламасы булуы белән барыбызны да тетрәндерде. Тетрәндерде һәм уйга салды. Күрше абыйсының очып биюенә гаҗәпләнеп, аның хәрәкәтләрен кабатлаганда зал көчле алкышлары белән рәхмәтен һәм соклануын белдерде. Матур үрнәк кечкенә сабыйны да, үсмерне дә тәрбияләргә сәләтле шул.
Булдыклы эшмәкәр (Рәфис Сөләйманов) каршына килгән хатынның исемен сораганнан соң аңын җуеп егылды. Залда тынлык. Аннан тәрәзә пыялаларын зыңгылдаткан алкышлар. Ата-анасы аңа Вальс исемен биргән, үзе утырган өстәле киңлегеннән башканы белмәгән эшмәкәр Нәфига исеменең игелек мәгънәсен аңлатуын кайдан белсен инде ул.
Сәхнәдә килеш-килбәте сөйкемле генә күренгән, үз оешмасын булдырган, иң элек таныш-белешләрен алдап, юмалап, тиен-сумнарына хуҗа булырга хыялланган зат - Зөбәрҗәт (Флера Тәхауова) пәйда була. "Пирамида" төзеп, аларны әлеге оешма әгъзалары буласына ышандыра ала ул. Аның эзенә бик тиз төшәләр. Ләкин алдауның ни икәнен белмәгәннәрнең үлемтеккә дип җыйган соңгы акчалары җилгә очкан була.
Алга таба ничек яшәргә? Эшләргә исәнлек беткән. Таяныч булырдай балалар юк. Артистларның өмет чаткылары сүнгән күзләре: "Соңга калдык, алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле нәрсә - тәрбияле бала", дип олылар кабатлавына колак салмадык дия иде кебек.
Күп еллар сәхнә тоткан артистларыбыз кебек үк Нәзилә Алишева белән Азат Хәйруллин тамашачыны дулкынландырды да, уйландырды да. Яшь талантларны барлый белүче, сәнгать юлына бастыручы остаз-режиссер Мәдинә Сафиуллинага зур рәхмәт. Шулай ук телебезнең ямен-тәмен һәр тыңлаучыга җиткерә белүче артистларыбызга да рәхмәт. Сәнгатебезгә, ана телебезгә гашыйк шундый кешеләр булганда, өметсезлеккә бирелергә хакыбыз юк.
...Беренче мәртәбә олы сәхнәгә аяк баскан Азат Хәйруллин өчен 4 нче мәктәп директоры Юрий Гаврилов, укытучыларның чиксез шатлануларын тамашачы, хезмәт ветераны Нәкыя апа Сафуанова да аңлап алды. Без аның белән егетне премьерасы белән котларга дип, мәктәпкә барган идек.
- Сыйныфыгыздагы язучы-журналистларның портретлары, бөек галим Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүматлар бар. Сез алар турында яшьтән үк беләсез, ә без алар хакында олыгайгач кына ишетә алдык. Укуыгызда уңышлар телим, - диде ул.
Сатирик комедия дип аталган бу олы тәрбия көченә ия әсәрне татар яшәгән һәр төбәк күрә алсын иде, дигән теләктә без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль