Заман сулышы

17 октябрь 2013 яңалыклары

  • 17 октябрь 2013 - 11:13
    Лениногорскиның 6 нчы мәктәбендә “Хайваннар дөньясы серләре” дигән уен үтте
    Бөтендөнья хайваннарны яклау көне уңаеннан, шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә «Хайваннар дөньясы серләре» дип исемләнгән уен үтте. Анда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләре дә катнашты. Чараны «Дала» заказнигы начальнигы Фәрит Динмөхәммәтов, мәгълүмати-методик үзәк һәм биология укытучылары оештырган иде. Ул дүрт турда үтте. Болар - «Хайванны фотодан танып бел», «Хайваннар турында кызыклы фактлар»,...
    567
    0
    0
  • 17 октябрь 2013 - 11:11
    Лениногорск бакча хуҗалары игътибарына
    Бакчалары Подлесныйдагы "Ялтау" дуңгызчылык комплексы районында булганнарга газүткәргечнең саклау зонасын билгеләү өчен бакчачылык ширкәтенә килергә кирәк. Адресы: Менделеев урамы, 35 нче йорт. Белешмә өчен телефоннар: 5-35-66, 8-917-865-66-59.
    766
    0
    0
  • 17 октябрь 2013 - 11:10
    Лениногорск рәссамнары күргәзмәсе – Уфада
    Шушы көннәрдә Уфада Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәп, иҗат итүче рәссамнар күргәзмәсе ачылды. Безнең шәһәрдән анда ун рәссам катнаша, күргәзмәгә аларның икешәр картинасы куелган. "Безнекеләрнең әсәрләрен сәнгать белгечләре югары бәяләде", дип хәбәр иттеләр күргәзмәнең ачылу тантанасыннан кайтучылар.
    445
    0
    0
  • 17 октябрь 2013 - 11:07
    Лениногорскида тагын бер җәяүлене бәрдергәннәр
    Шәһәребезнең Чайковский урамында «Шевроле-Авео» машинасы йөртүчесе җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 21 яшьлек егетнең сәламәтлегенә зыян килгән. Алган тән җәрәхәтләре белән аны үзәк район хастананәсенә озатканнар. Зыян күрүче шулай ук «токсикомания» диагнозы белән наркология бүлегендә исәптә тора.
    431
    0
    0
  • 17 октябрь 2013 - 11:04
    Лениногорскиның Керкәле авылында халык җыены узды
    Керкәледән Тукмакка менүче үр авырткан җирнең берсенә әверелде, дип каршы алды шунда яшәүчеләр халык белән очрашуга килгәннәрне. Шунда яшәүчеләр дигәнем, җиде-сигез өлкән яшьтәге әби-бабай. Биредә унҗиде кешедән уникесе кыш чыгарга кала икән. Ә пропискада барлыгы 27 кеше тора. Монда әкрен генә үз җайларына яшиләр. Керкәледән Дамир Гыйләҗев кулдан килгәнчә булыша:...
    433
    0
    0
  • 17 октябрь 2013 - 10:55
    “Заман сулышы”ннан бүләк отучылар
    6 октябрь районыбызда "Газетка язылучы көне" буларак игълан ителгән иде. Ул көнне район һәм шәһәрдә барлыгы 110 кеше "Заман сулышы"на язылган. Дүртенче яртыда үзәк почтада шул көнне язылучылар арасында приз уйнаттык. Исем-фамилиясе, адресы язылып, урталай бөкләнгән кәгазьләрне барабанга салып, әйләндереп җибәрдек. "Газетка язылучы көне"н үткәргәндә, мөмкинлеге булган кешеләрне почтага чакырабыз....
    529
    0
    0
  • 17 октябрь 2013 - 10:51
    Лениногорскида наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды
    Мэриянең актлар залында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда 2013 елда муниципаль районда наркотиклар белән бәйле хәл торышы, урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында наркоманияне кисәтү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар оештыру турындагы мәсьәләләр каралды. Утырышта ТР Министрлар Кабинеты аппаратының наркотикларга каршы көрәш...
    589
    0
    0
Реклама