Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

Мэриянең актлар залында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда 2013 елда муниципаль районда наркотиклар белән бәйле хәл торышы, урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында наркоманияне кисәтү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар оештыру турындагы мәсьәләләр каралды. Утырышта ТР Министрлар Кабинеты аппаратының наркотикларга каршы көрәш...

Мэриянең актлар залында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Анда 2013 елда муниципаль районда наркотиклар белән бәйле хәл торышы, урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында наркоманияне кисәтү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар оештыру турындагы мәсьәләләр каралды. Утырышта ТР Министрлар Кабинеты аппаратының наркотикларга каршы көрәш бүлеге баш киңәшчесе Илһам Яруллин һәм республикада наркотикларның законсыз әйләнеше буенча ведомствоара хезмәттәшлек бүлеге оперуполномоченные Сергей Лебедев катнашты. Эшлекле сөйләшү башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә үтте.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Надир Закиров чыгышыннан күренгәнчә, наркоманиягә каршы чаралар үткәрүгә карамастан, районда әлеге юнәлеш буенча хәл шактый катлаулы санала.
Аерым алганда, ел башыннан бирле шәһәр һәм районда наркотикларны законсыз рәвештә саклау, аларны сату белән бәйле 37 җинаять теркәлгән. Законсыз әйләнештән 2 килограммнан артык марихуана наркотигы, 7 грамм героин алынган. Рәсми мәгълүматлар буенча, "наркомания" диагнозы белән 519 лениногорскилы исәптә тора. Наркотик белән мавыгучыларның күпчелеген утыз яшькә дә җитмәгәннәр тәшкил итә. Аларның яшь үзенчәлеге болайрак: 28-35 яшьлекләр һәм күпчелек очракта эшсезләр. Ел башыннан бирле шәһәрдә биш наркопритон ачыкланган. Алар буенча җинаять эше кузгатылган. Административ практика буенча, хокук сакчылары тарафыннан быелның 9 ае эчендә наркотик матдә саклаган, табиб рецептыннан башка кулланган өчен 134 административ беркетмә төзелгән. Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар турында һәм наркотиклар белән көрәшне яхшырту тәкъдимнәре белән гражданнардан 16 хәбәр килгән. Шуның дүртесе буенча җинаять эше кузгатылган.
- Наркотикларга каршы көрәш - шәһәр һәм райондагы барлык структуралар өчен төп бурыч, - дип йомгаклады чыгышын Надир Закиров.
Утырышта яшьләр һәм укучылар арасында профилактик эш алып баруга аерым игътибар бирелүе турында сөйләделәр. Комиссия әгъзалары яшүсмерләр арасында наркомания һәм эчкечелекне кисәтү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче урта һөнәри уку йортлары эше белән дә танышты.
2006 елдан башлап республикада мәктәп укучылары һәм студентларның наркотик куллану-кулланмавын тикшерү максатыннан махсус тестлар үткәрелә. Шәһәребезнең урта һөнәри уку йортлары студентлары да мондый тестларны үтә. Аны алдан кисәтмичә, белдерү ясамыйча үткәрәләр. Алар арасында әлегә наркотик матдә кулланучылар ачыкланмаган.
Шул ук вакытта Татарстанда наркотикларга каршы эш алып баручы берничә программа эшли. Шәһәребезнең кайбер мәктәпләре "Мөстәкыйль балалар" проектын тормышка ашыра. Ул чит илләр тәҗрибәсенә нигезләнеп эшләнгән. Проект ярдәме белән үсмерләр наркотик һәм начар гадәтләрдән аңлы рәвештә баш тартырга өйрәнә һәм бу турыда килешүгә кул куя.
Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар турындагы фактларны түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып хәбәр итәргә була: 2-72-02, 2-71-99, 8-917- 249-99-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комиссия