Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

“Заман сулышы”ннан бүләк отучылар

6 октябрь районыбызда "Газетка язылучы көне" буларак игълан ителгән иде. Ул көнне район һәм шәһәрдә барлыгы 110 кеше "Заман сулышы"на язылган. Дүртенче яртыда үзәк почтада шул көнне язылучылар арасында приз уйнаттык. Исем-фамилиясе, адресы язылып, урталай бөкләнгән кәгазьләрне барабанга салып, әйләндереп җибәрдек. "Газетка язылучы көне"н үткәргәндә, мөмкинлеге булган кешеләрне почтага чакырабыз....

6 октябрь районыбызда "Газетка язылучы көне" буларак игълан ителгән иде.
Ул көнне район һәм шәһәрдә барлыгы 110 кеше "Заман сулышы"на язылган. Дүртенче яртыда үзәк почтада шул көнне язылучылар арасында приз уйнаттык. Исем-фамилиясе, адресы язылып, урталай бөкләнгән кәгазьләрне барабанга салып, әйләндереп җибәрдек.
"Газетка язылучы көне"н үткәргәндә, мөмкинлеге булган кешеләрне почтага чакырабыз. Һәм алар арасында да аерым приз уйнатабыз. Ягъни мәгълүматлар язылган кәгазьләрне салып уйнатканнан соң, барабанга үзләре килгән апа-абыйларның квитанцияләрен салып әйләндереп, отучыларны билгелибез. Бу юлы почтага "Заман сулышы"на язылучылар шактый күп килгән иде. Башка вакытта ике-өч кеше генә булса, бу юлы барабанга дистәдән артык квитанция салдык.
Шулай итеп, ике төркемдә приз отучылар итеп түбәндәгеләр билгеләнде:
Тоз-борыч савытлары җыелмасы - Гарипова (Зеленая Роща)
Ефәк яулык - З. Минәҗева (Куакбаш)
Фонарь - Р. Сәләхова (Лениногорск)
Икмәк савыты - Р. Әхмәтшина (Лениногорск)
Ваза - М. Нуриәхмәтова (Лениногорск)
Бүләк отучыларны котлыйбыз һәм килеп алырга чакырабыз. Балаларыгыз яисә туганнарыгызга биреп җибәрә алабыз, тик паспорт һәм язылу квитанциясен күрсәтү кирәк булачак.
Бүләк ота алмаучыларга төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Приз уйнату - шул ук лотерея бит инде ул. Кемгәдер, рус әйтмешли, везет, кемгәдер юк. Шунысы куанычлы: сез "Заман сулышы"на арзан бәядән язылып калдыгыз.
Ул көнне почтага килеп, бүләк откан апаларны фотога төшереп алдык: Рәхилә Әхмәтшина, Мәгъдия Нуриәхмәтова, Рәисә Сәлахова (уңнан сулга). Өчесе дә "Заман сулышы"н күптәннән алдыра икән. Рәисә апа Сәлахова (сулда) газет белән бәйле бер кызыклы вакыйганы да искә төшереп алды.
- Бервакыт редакциягә татарча чыга торган газет тотып кердем дә: "Заман сулышы"нда йолдызнамә басылмый - шуңа бүтән газетка язылам" дип әйттем. Әлеге вакыйгадан соң йолдызлар фаразын бирә башладыгыз, - дип искә алды. Рәисә апа Кирлегәч авылында туып үскән кеше икән. Редакция хезмәткәрләренә уңышлар теләп, куанып өйләренә кайтып киттеләр.
Шуны исегезгә төшерәбез: "Заман сулышы" редакциясе декабрь ахырында тагын призлар уйнатачак. Анда 2014 елның I яртыеллыгына язылган һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка