Заман сулышы

28 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 28 ноябрь 2013 - 11:45
    Шәфәгать Тәхаутдинов рәхмәт белдерде
    Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле якташлар! Лаеклы ялга китү турында карар кылган бу көннәрдә, "Татнефть"кә һәм шәхсән үземә сездән мөрәҗәгать, сораулар, ихлас теләкләр килә. Нефть тармагындагы эшчәнлегемә югары бәя бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Гомеремне Татарстанга, "Татнефть" компаниясенә багышлавым белән бәхетле мин. Эшләү, яшәү дәверендә мине бары эш сөючән, үз эшенә...
  • 28 ноябрь 2013 - 11:39
    Лениногорскида көзге ярминкә үтәчәк
    30 ноябрьдә Үзәк мәйданда көзге ярминкә үтәчәк. Ул инвалидлар ункөнлеге уңаеннан уза һәм халыкка үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән тыш, шәхси хуҗалыклар да катнашачак, концерт та була. Иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана.
  • 28 ноябрь 2013 - 11:36
    Лениногорскида өч дәрәҗә депутатлар очрашты
    Депутатлар очрашканда нәрсә турында сөйләшә? Газет хәбәрчесенә мэриядә үткән нәкъ менә шундый чарада катнашырга туры килде. Ул көнне өч дәрәҗәдә - Россия, Татарстан һәм район советы депутатлары очрашты. Россия Дәүләт думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Дамир Сафиуллин, Исхак Садриев катнашында халыкны борчыган проблемалар, киләчәктәге эшчәнлек турында сөйләште....
  • 28 ноябрь 2013 - 11:21
    Лениногорскиның җәмәгать оешмаларында тәмәке тартсаң - штраф
    Тәмәке тартучыларга көн бетә, 15 ноябрьдән җәмәгать урыннарында тәмәке төтенләтергә яратучыларга карата штраф санкцияләре кулланыла башладылар. Хәзер аерым территорияләрдә, бина, объект эчләрендә тәмәке көйрәтергә ярамый. Моннан тыш, спорт, мәгариф, мәдәният, медицина оешмалары территорияләре һәм биналарында тәмәке тарту тыела. Шулай ук балалар мәйданчыкларында, пассажир самолетларында, шәһәр һәм шәһәр яны транспортында, вокзалларда...
  • 28 ноябрь 2013 - 07:27
    Лениногорск предприятие-оешмалары ветераннарга ярдәм итә ала
    Соңгы елларда сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым игътибар бирелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да күләмле чаралар үткәрү планлаштырыла. Гомумән, һәр ветеранга шәхси якын килеп, проблемаларны хәл итәргә булышалар. Моңа, әлбәттә, дәүләттән средстволар каралган. Бу эшкә предприятие, оешма, эшмәкәрләр дә алынып, ветераннарга ярдәм итә дип ышанып калабыз. Хөрмәтне, ярдәмне...
Реклама