Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәфәгать Тәхаутдинов рәхмәт белдерде

Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле якташлар! Лаеклы ялга китү турында карар кылган бу көннәрдә, "Татнефть"кә һәм шәхсән үземә сездән мөрәҗәгать, сораулар, ихлас теләкләр килә. Нефть тармагындагы эшчәнлегемә югары бәя бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Гомеремне Татарстанга, "Татнефть" компаниясенә багышлавым белән бәхетле мин. Эшләү, яшәү дәверендә мине бары эш сөючән, үз эшенә...

Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле якташлар!

Лаеклы ялга китү турында карар кылган бу көннәрдә, "Татнефть"кә һәм шәхсән үземә сездән мөрәҗәгать, сораулар, ихлас теләкләр килә.
Нефть тармагындагы эшчәнлегемә югары бәя бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Гомеремне Татарстанга, "Татнефть" компаниясенә багышлавым белән бәхетле мин. Эшләү, яшәү дәверендә мине бары эш сөючән, үз эшенә бирелгән һөнәр осталары гына озата барды.
Безнең сезнең белән уртак горурлыгыбыз - "Татнефть" җәмгыяте бар. Ул, һич арттырусыз, бөтен дөньяда танылган легендар компания. Яшьләрне эшкә өйрәтүдә, тәрбияләүдә, үз ветераннарына карата хөрмәт белдерүдә һәм аларны кайгыртуда аңа тиңнәр юк. "Татнефть" берничә буын нефтьчеләрнең көче һәм эше белән барлыкка килде, алга китте, шулай ук аның үсешендә Президент Рөстәм Миңнехановның да ярдәме чиксез зур. Бергә нәтиҗәле эшләгән өчен беренче Президент Минтимер Шәймиевка, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Премьер-министр Илдар Халиковка рәхмәт белдерәм. "Татнефть" җәмгыяте бүлекчәләре эшләгән район һәм шәһәрләрнең социаль-икътисади мәсьәләләрен бергәләп чишкән өчен администрация башлыкларына да рәхмәтем зур.
Әлбәттә, рәхмәтемнең иң зурысы - бер эштән дә курыкмаган "Татнефть" җәмгыяте коллективына. Мине алыштырган Наил Мәгановның җитәкче буларак, эш тәҗрибәсе зур. Аның игелекле традицияләрне саклап калуына һәм компания үсеше дәвамлы булуына ышанам.
Күп еллар дәвамында тормышыбызны уңай якка үзгәртү максаты белән яшәдек. Бик күпкә ирештек тә. Шәһәрләребез матурланды, балалар һәм оныкларыбызга төрле яклап үсү өчен шартлар тудыра алдык.
Ихлас күңелдән бөтенегезгә уңышлар, тынычлык һәм сәламәтлек телим.
Шәфәгать Фәхразый улы ТӘХАУТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ш.Тахаутдинов