Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскиның җәмәгать оешмаларында тәмәке тартсаң - штраф

Тәмәке тартучыларга көн бетә, 15 ноябрьдән җәмәгать урыннарында тәмәке төтенләтергә яратучыларга карата штраф санкцияләре кулланыла башладылар. Хәзер аерым территорияләрдә, бина, объект эчләрендә тәмәке көйрәтергә ярамый. Моннан тыш, спорт, мәгариф, мәдәният, медицина оешмалары территорияләре һәм биналарында тәмәке тарту тыела. Шулай ук балалар мәйданчыкларында, пассажир самолетларында, шәһәр һәм шәһәр яны транспортында, вокзалларда...

Тәмәке тартучыларга көн бетә, 15 ноябрьдән җәмәгать урыннарында тәмәке төтенләтергә яратучыларга карата штраф санкцияләре кулланыла башладылар.
Хәзер аерым территорияләрдә, бина, объект эчләрендә тәмәке көйрәтергә ярамый. Моннан тыш, спорт, мәгариф, мәдәният, медицина оешмалары территорияләре һәм биналарында тәмәке тарту тыела. Шулай ук балалар мәйданчыкларында, пассажир самолетларында, шәһәр һәм шәһәр яны транспортында, вокзалларда тартучыларга штраф салыначак. Подъездларда да өелешеп тартып ятмаслар, дип өметләник. Әлеге законны бар дип тә белмисең икән - шактый күләмдә акча түләргә туры киләчәк.
Штрафларга күз сал:
Эш урыннарында, белем бирү, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре территориясендә, подъездларда, вокзалларда тәмәке тарткан өчен 500 сумнан 1 мең 500 сумга кадәр штраф биреләчәк.
Балалар мәйданчыкларында тарту 2 меңнән алып 3 мең сумга кадәр штраф белән яный.
Тәмәкене рекламалаучы физик затларга 3-4 мең сум, җитәкчеләргә 10-25 мең сум, ә юридик затларга 150 меңнән алып 600 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Аудио һәм видеоматериалларда тәмәке тартуны рекламалау да шулай ук кыйбатка төшәчәк. Мондый хокук бозулар 10 меңнән алып 20 мең сум һәм 100-200 мең сум белән бәяләнәчәк.
Эш бирүчеләр дә хәзер үз хезмәткәрләренә тәмәке тарту өчен махсус урыннар булдырырга тиеш булачак. Булмаган очракта аларны зур күләмле штрафлар көтә.
Әлеге законның үтәлешен күзәтү полиция хезмәткәрләренә йөкләнгән. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең административ практика өлкән инспекторы Марина Әһлиева сүзләренчә, закон үз көченә кергәннән бирле республикада җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен 80 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Безнең районда "кара исемлек"тә әлегә беркем дә юк, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон