Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида өч дәрәҗә депутатлар очрашты

Депутатлар очрашканда нәрсә турында сөйләшә? Газет хәбәрчесенә мэриядә үткән нәкъ менә шундый чарада катнашырга туры килде. Ул көнне өч дәрәҗәдә - Россия, Татарстан һәм район советы депутатлары очрашты. Россия Дәүләт думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Дамир Сафиуллин, Исхак Садриев катнашында халыкны борчыган проблемалар, киләчәктәге эшчәнлек турында сөйләште....

Депутатлар очрашканда нәрсә турында сөйләшә? Газет хәбәрчесенә мэриядә үткән нәкъ менә шундый чарада катнашырга туры килде.
Ул көнне өч дәрәҗәдә - Россия, Татарстан һәм район советы депутатлары очрашты. Россия Дәүләт думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Дамир Сафиуллин, Исхак Садриев катнашында халыкны борчыган проблемалар, киләчәктәге эшчәнлек турында сөйләште. Анда шулай ук авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие вәкилләре дә катнашты.
Депутат Ришат Әбүбәкеров башкарылган эшләргә җентекле тукталып, алда эшләрнең юнәлешләрен билгеләде. Аерым алганда, ул республикада кабул ителгән бюджет, өстенлекле закон проектлары, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы турында сөйләде, пенсия реформасына тукталды.
- Тиздән сайлаулар. Илебез тормышында гаять җаваплы чор җитә, без аның кайсы юлдан барырга тиешлеген хәл итәчәкбез, - диде ул.
Дамир Сафиуллин энергетика өлкәсендәге мәсьәләләргә, республикада эшләүче программаларга тукталды. Ә Исхак Садриевның чыгышы торак-коммуналь хуҗалык, капиталь ремонт программасына кагылышлы иде. Әңгәмә барышында залдагыларның коммуналь түләүләр буенча сорауларына җавап бирде.
Депутатлар белән булган әлеге очрашу пенсия, эш урыннары булдыру, ана капиталы, авыл җиренә эшкә кайткан яшь белгечләрне, ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы кебек мөһим мәсьәләләрне дә үз эченә алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутат