Заман сулышы

5 декабрь 2013 яңалыклары

  • 5 декабрь 2013 - 11:45
    Лениногорскиның өч авыл җирлеге грант алган
    Республика буенча авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсы җиңүчеләре арасында безнең авыл җирлекләре дә бар. Әлеге конкурста Татарстанның 43 районыннан 217 авыл җирлеге катнашкан. Шулар арасыннан 104е җиңеп чыккан һәм аларга берәр миллион сум акча тапшырылган. Безнең районнан әлеге грантка ия булучылар - Мичурин, Тимәш, Иске Шөгер авыл җирлекләре. Бирелгән акча...
    463
    0
    0
  • 5 декабрь 2013 - 11:43
    Лениногорск Балалар йортында тәрбияләнүче Эльмира Сираева – җиңүче
    Казанда "Идел ярында бер гаилә булып яшибез" диеп аталган кул сәнгате эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Алар арасында безнең Балалар йортында тәрбияләнүче Эльмира Сираева да бар иде. Бу көнне "Манеж" күргәзмәләр залы Идел буе федераль округының төрле почмакларындагы Балалар йортында тәрбияләнүче сәләтле балаларны җыйды. Әлеге бәйге ата-ана назыннан, гаилә җылысыннан...
    428
    0
    0
  • 5 декабрь 2013 - 11:37
    Лениногорскида Яңа елга әзерлек башланды
    Шәһәр һәм районда Яңа елга әзерлек эшләре башланып китте, дип хәбәр итә муниципаль район сайты. Быел чыршыны ике җиргә - "Юбилейный" паркына һәм Үзәк мәйданга куярга планлаштыралар. Шәһәрнең төрле микрорайоннарына исә кечкенә чыршылар урнаштырылачак.
    440
    0
    0
  • 5 декабрь 2013 - 11:27
    Лениногорск гимнастлары икенче урында
    Тула шәһәрендә нәфис гимнастика буенча Бөтенроссия ярышларында безнекеләр уңышлы чыгыш ясады. Анда Россиянең 13 шәһәреннән иң көчле спортчылар катнашты. Лениногорскилыларның чыгышы, иң уңышлылар рәтенә кереп, призлы икенче урынга лаек булды. Җиңүче кызлар медаль, кубок һәм грамота алып кайтты. Моннан тыш, әлеге ярышта якташларыбыз Россия спорт мастеры кандидаты нормативын да үтәгән.
    411
    0
    0
  • 5 декабрь 2013 - 11:24
    2014 елга Лениногорск бюджеты – дефицитсыз
    Мэриядә район һәм шәһәр Советы депутатларының берләштерелгән чираттагы сессиясе узды. Төп мәсьәлә - 2014 елга һәм 2015-2016 еллар кергән планлы чорга бюджет проектын кабул итү. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин 2013 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсешкә күзәтү ясады. Докладчы район һәм шәһәрдәге һәр тармакның күрсәткече, федераль һәм...
    361
    0
    0
  • 5 декабрь 2013 - 11:21
    Лениногорскида Инвалидлар көне уңаенннан фестиваль
    Алар «мөмкинлекләребез чикле», дип тормыйр. Бу көнне дә фестивальгә килүчеләрне Мәдәният сараеның фойесында күргәзмә белән каршы алдылар. Районыбызда инвалидлар ункөнлеге әнә шулай - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең үзләре катнашында башланып китте. Күргәзмәгә куелган эшләр арасында тукымадан ясалган курчак, бәйләп эшләнгән уенчык, шәлләр, чигү ысулы белән иҗат ителгән картиналар, мендәрләр бар иде....
    381
    0
    0
  • 5 декабрь 2013 - 11:14
    Лениногорск Мәдәният сараенда “Каз өмәсе” булды
    Шушы көннәрдә Мәдәният саренда татар халкының иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе - каз өмәсе узды. Аны «Сүнмәс ялкын» татар фольклор ансамбле оештырган иде. Каз мамыгыннан тутырылган мендәрләр, чиккән сөлгеләр белән бизәлгән залда халык та шактый җыелды. Зал уртасында каз мае белән майланган тәбикмәк, чәк-чәк, бавырсак, өчпочмаклар куелган өстәл...
    420
    0
    0
Реклама