Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорск Балалар йортында тәрбияләнүче Эльмира Сираева – җиңүче

Казанда "Идел ярында бер гаилә булып яшибез" диеп аталган кул сәнгате эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Алар арасында безнең Балалар йортында тәрбияләнүче Эльмира Сираева да бар иде. Бу көнне "Манеж" күргәзмәләр залы Идел буе федераль округының төрле почмакларындагы Балалар йортында тәрбияләнүче сәләтле балаларны җыйды. Әлеге бәйге ата-ана назыннан, гаилә җылысыннан...

Казанда "Идел ярында бер гаилә булып яшибез" диеп аталган кул сәнгате эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Алар арасында безнең Балалар йортында тәрбияләнүче Эльмира Сираева да бар иде.
Бу көнне "Манеж" күргәзмәләр залы Идел буе федераль округының төрле почмакларындагы Балалар йортында тәрбияләнүче сәләтле балаларны җыйды. Әлеге бәйге ата-ана назыннан, гаилә җылысыннан мәхрүм калган балалар арасында быел бишенче тапкыр үткәрелә. Эльмираны кулы белән төрле могҗизалар тудырырга түгәрәк җитәкчесе педагог Альбина Панфилова өйрәткән. Иң уңышлы дип табылган эшләрнең хуҗалары Казан Кремлендә үткәрелгән зур бәйрәмдә катнашты. Алар "Голос" проекты җиңүчесе, танылган җырчы Динә Гарипованы якыннан күреп тыңлау гына түгел, аның кулыннан бүләк алу бәхетенә дә иреште. Укытучысы белән Эльмира бу сәяхәттән мәңге онытылмаслык җылы тәэсирләр белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльмира