Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Инвалидлар көне уңаенннан фестиваль

Алар «мөмкинлекләребез чикле», дип тормыйр. Бу көнне дә фестивальгә килүчеләрне Мәдәният сараеның фойесында күргәзмә белән каршы алдылар. Районыбызда инвалидлар ункөнлеге әнә шулай - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең үзләре катнашында башланып китте. Күргәзмәгә куелган эшләр арасында тукымадан ясалган курчак, бәйләп эшләнгән уенчык, шәлләр, чигү ысулы белән иҗат ителгән картиналар, мендәрләр бар иде....

Алар «мөмкинлекләребез чикле», дип тормыйр. Бу көнне дә фестивальгә килүчеләрне Мәдәният сараеның фойесында күргәзмә белән каршы алдылар.
Районыбызда инвалидлар ункөнлеге әнә шулай - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең үзләре катнашында башланып китте. Күргәзмәгә куелган эшләр арасында тукымадан ясалган курчак, бәйләп эшләнгән уенчык, шәлләр, чигү ысулы белән иҗат ителгән картиналар, мендәрләр бар иде. Теләге булганнар күргәзмәдәге әйберләрне сатып алды. 100-150 сумга менә дигән чигүле яулык-шәлләр, тегеп ясалган курчаклар алырга була иде.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк билгеләп үткәнчә, бүген шәһәр һәм районда 6 мең инвалид яши, шуларның 260ы - балалар.
- Бу көн физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне тагын бер тапкыр искә төшереп, аларны борчыган мәсьәләләргә игьтибар итү көне. Андый кешеләр тормышка зарланырга өйрәнмәгән, авыруларын җиңәргә тырышып, безнең арада үзләре генә гадәтләнгән тормышта яши һәм без аларның рухи яктан көчле булуларына сокланабыз. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм киләчәктә тыныч тормышта яшәвегезне телим, - диде ул.
Инвалидлар декадасы уңаеннан оештырылган фестиваль «Йөрәк җылысы» дип аталды. Анда татар, рус телләрендә җыр-бию башкарылды, шигырь сөйләүчеләр бар иде. "Ал җилкән" реабилитация үзәгенә йөрүче балалар, 14нче коррекция мәктәбе укучылары белән беррәттән, «Өмет» ветераннар хоры, «Ритмы радости» оркестры, «Сүнмәс ялкын», «Зиләйлүк» төркеме һәм башкалар катнашты. Сәхнәдә үз талантын күрсәткән һәркемгә бу көнне фестиваль дипломы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид