Заман сулышы

19 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 19 сентябрь 2014 - 11:38
    Мэриядә көнүзәк мәсьәләләр каралды
    Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә "Милләтләр кроссы" үткәрү, халыкара өлкәннәр көненә әзерлек һәм Украинадан күчеп килгәннәргә ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Өлкәннәр көнен үткәрү мәсьәләсе хакында район башлыгы: "Предприятие җитәкчеләренә үзләренә караган ветераннар һәм өлкәннәрне котлау мәсьәләсен шәхси контрольгә алу кирәк", диде....
    710
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 11:36
    1 октябрьгә чаклы лениногорскилылар ташламалы дару алу турында гариза яза ала
    1 октябрьгә чаклы татарстанлылар тору урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә, дару алырга ташлама сорап, гариза яза ала. Ташламалы даруны дәүләт социаль ярдәменә хокукы булган (федераль льготник) һәркем алырга мөмкин. - Бүген медицина заманча технология һәм дару ярдәмендә күп кешегә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Кайберәүләр яхшы дәва алмыйча, акча сайлый -...
    420
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 11:33
    Лениногорскида иң яхшы социаль хезмәткәрне билгелиләр
    Һөнәри осталыкларын үстерү, шулай ук хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларын үтәү максатында, "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә 2014 елның өченче кварталында "Бүлекчәнең иң яхшы социаль хезмәткәре" һөнәри осталык конкурсы старт алды. Конкурс турындагы положение буенча, биремнәр өч турга бүленеп үтәләчәк, бүгенге көндә ике туры үткән инде. Беренче-икенче турларда шактый...
    529
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 11:29
    Үзәк китапханәдә Николай Егоровны искә алу кичәсе үтте
    17 сентябрьдә, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, Мәдәният елы кысаларында, язучы, шагыйрь, журналист Николай Егоровны искә алу кичәсе үтте. Чарада шәһәрдә яшәүче шагыйрь, язучылар, иҗади интеллегенция катнашты. 1 нче мәктәп укучылары да килгән иде, чөнки Николай Егоров әлеге мәктәпне тәмамлаган булган. Мәктәп музее җитәкчесе, Е.Хайруллина катнашучыларны музей эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар...
    477
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 11:16
    Грек-рим көрәшендә лениногорскилылар катнашты
    Әлмәттә грек-рим көрәше буенча үткән республика беренчелегендә егетләребез уңышлы чыгыш ясады. Безнекеләр белән Казан, Чистай, Азнакай, Баулыдан килгән 1999-2001 елгы үсмерләр катнашты. Нәтиҗәдә, 66 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 10нчы мәктәп укучысы Константин Пикалев җиңүче исемен яулады. 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында шул мәктәп укучысы Мансур Сәгъдиев өченче урынны алды. Хәзер...
    443
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 09:07
    Зеленая Рощада полиция йортыннан ачкыч тапшырылды
    Зеленая Роща авылында полиция йорты ачылды. Республика программасы буенча районыбызда төзелгән йортлардан монысы - бишенче. Узган ел Шөгер, Сарабиккол, Яңа Чыршылы һәм Түбән Чыршылы авылларында төзелгән иде. Участок полицейскийның терәк пункты һәм яшәү урыны булган әлеге йорт ачкычы Павел Михайленкога тантаналы рәвештә тапшырылды. Әлеге чарада республика Эчке Эшләр министрлыгының полиция...
    410
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 09:05
    Лениногорскида “Автомобильсез бер көн” акциясе узачак
    22 сентябрьдә дөньяның бик күп илләрендә узучы «Автомобильсез бер көн» акциясенә лениногорскилылар да кушыла ала. Ул - автомобильнең әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүен белдерү, халыкны җәмәгать транспорты белән йөрергә өндәү көне. Әйдәгез әле, без дә бу акциягә кушылып, көнебезне велосипедка яки автобуска утырып, яисә җәяү эшкә килүдән башлыйк. Гел машинада гына...
    471
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 04:44
    Укучылар ГТО тапшыра
    Быелның 1 сентябреннән "Хезмәт һәм оборонага әзер бул!" (ГТО) илкүләм физик культура - спорт комплексы гамәлгә керде, дөресрәге яңадан кайтарылды. Бу хактагы Указны Россия Президенты Владимир Путин март аенда имзалаган иде. ГТОның яңа нормативлары Россиянең 12 төбәгендә, шул исәптән безнең республикада да тәҗрибә рәвешендә гамәлгә керде. Комплекс берничә этапта тормышка...
    691
    0
    0
  • 19 сентябрь 2014 - 04:39
    Лениногорскида "Милләтләр кроссы – 2014" узачак
    20 сентябрьдә шәһәребездә "Милләтләр кроссы - 2014" Россиякүләм йөгерү көне уза. Анда уку йортларында белем алучылар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре ярышачак. Йөгерү урыны - "Яшьлек" спорткомплексы территориясе, старт сәгать 10.00да биреләчәк. Төрле яшь категорияләренә бүленеп, хатын-кызлар - бер, ир-атлар - ике чакрымга йөгерәчәк. Ярышларда катнашырга чакырабыз.
    392
    0
    0
Реклама