Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Мэриядә көнүзәк мәсьәләләр каралды

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә "Милләтләр кроссы" үткәрү, халыкара өлкәннәр көненә әзерлек һәм Украинадан күчеп килгәннәргә ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Өлкәннәр көнен үткәрү мәсьәләсе хакында район башлыгы: "Предприятие җитәкчеләренә үзләренә караган ветераннар һәм өлкәннәрне котлау мәсьәләсен шәхси контрольгә алу кирәк", диде....

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә "Милләтләр кроссы" үткәрү, халыкара өлкәннәр көненә әзерлек һәм Украинадан күчеп килгәннәргә ярдәм итү мәсьәләләре каралды.
Өлкәннәр көнен үткәрү мәсьәләсе хакында район башлыгы: "Предприятие җитәкчеләренә үзләренә караган ветераннар һәм өлкәннәрне котлау мәсьәләсен шәхси контрольгә алу кирәк", диде.
Украинадан күчеп килгәннәр буенча, безнең районга 65 кочак кайткан. Алар шәхси гигиена, көнкүреш техникасы, киемнәргә мохтаҗ. качакларга ярдәм итүне сорап, шәһәр халкына, предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итсәләр дә, бик азлар гына ярдәм кулы сузган. Иң беренче ярдәм күрсәтүчеләр: "Исток-Башлангыч" үзәге хезмәткәрләре, "Лениногорскнефть" идарәсе һәм шәхси эшмәкәрләр.
"Милләтләр кроссы" быел 20 сентябрьдә, "Яшьлек" спорткомплексында үтә, старт 10.00 сәгатьтә бирелә. Төрле яшь категорияләрендә хатын-кызлар - 1, ир-атлар 2 чакрымга йөгерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэрия