Заман сулышы

Лениногорскида иң яхшы социаль хезмәткәрне билгелиләр

Һөнәри осталыкларын үстерү, шулай ук хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларын үтәү максатында, "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә 2014 елның өченче кварталында "Бүлекчәнең иң яхшы социаль хезмәткәре" һөнәри осталык конкурсы старт алды. Конкурс турындагы положение буенча, биремнәр өч турга бүленеп үтәләчәк, бүгенге көндә ике туры үткән инде. Беренче-икенче турларда шактый...

Һөнәри осталыкларын үстерү, шулай ук хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларын үтәү максатында, "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә 2014 елның өченче кварталында "Бүлекчәнең иң яхшы социаль хезмәткәре" һөнәри осталык конкурсы старт алды.
Конкурс турындагы положение буенча, биремнәр өч турга бүленеп үтәләчәк, бүгенге көндә ике туры үткән инде. Беренче-икенче турларда шактый катлаулы биремнәр иде, конкурста катнашучылар аны уңышлы үтәп чыкты.
Алда өченче - финал тур. Алдагы бәйгеләрдә җиңеп чыккан җиде катнашучыга уңышлар телибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: