Заман сулышы

11 декабрь 2014 яңалыклары

  • 11 декабрь 2014 - 17:31
    Арчада “кар кешесе”н күргәннәр
    Татарстанның Арча районы ЮХИДИ инспекторлары Арча-Сеҗе трассасында юл читенә төшкән машина янында авариягә карата беркетмә төзегәндә һаләкәтне фотога төшергәннәр. Үзләреннән тыш, фотосүрәттә тагын бер җан иясе шәйләнүенә шактый вакыт узгач кына игътибар итә алар. Ул фотоның сул ягында каенлык читендә шәйләнә. Сүрәтне игътибар белән караучылар моның "кар кешесе" булу ихтималын...
    435
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 13:44
    “Заман сулышы” бүләкләр уйнатты
    Бүген шәһәребезнең үзәк почтасында нәкъ бүген - 11 декабрьдә "Заман сулышы"на язылучы үзләре шул вакытта почтага килүчеләр арасында бүләкләр уйнаттык. Бу юлы почтага сигез газет укучыбыз килгән иде, алар арасында ике бүләк уйнаттык. Барабанга салынган квитанцияләр арасында Урдалы, Мөэмин-Каратай авыллары да шәйләнде. Балалары әти-әниләренә язылгандыр инде. Беренче бүләкне - урын-җир...
    467
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 10:38
    Россиядә икмәк 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин
    Быел Россиядә, бөртеклеләрнең иң югары уңышы җыеп алынуга карамастан, якын арада икмәк бәясе 10 процентка артырга мөмкин, дип яза "Коммерсантъ". Басмага мәгълүм булганча, эре азык-төлек ритейлерларының күбесе товар җибәрүчеләрдән сатып алу бәяләре арту турында кисәтү алган. Эшкәртүчеләр кыйммәтләнүне ашлык, он, шикәр комы, чит ил чималы, төрү материаллары һәм транспорт чыгымнары...
    494
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 10:34
    Татарстанда 2735,3 тонна сөт савылган
    Узган тәүлектә Татарстанда 2735,3 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 131 тоннага күбрәк дигән сүз. Уртача алганда, бер сыер тәүлегенә 11,7 кг сөт биргән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Бу ай башына әлеге төр продукцияне җитештерүдә артым 16,7 кгны тәшкил иткән....
    544
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 10:29
    Сарабикколлылар тимераякта шуа
    Мәктәп янында, авылдашыбыз Равил Фәйрузов ярдәме белән корт төзелде, дип хәбәр итә Сарабиккол мәктәбе сайты. Көннәр салкынайту белән аны туңдырдылар. Бүген ул боз белән капланды. Инде спортчыларны да кабул иткән - беренче булып VI сыйныф укучылары кергән. балалар һәм яшүсмерләрнең яраткан урынына әверелер, дип өметләник.
    452
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 10:15
    Хокукый сораулар буенча полициягә
    Хокукый характердагы сорауларыгыз булып, кая мөрәҗәгать итәргә аптырасагыз - полициянең терәк пунктына килегез. Һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә сезне анда тәҗрибәле полиция хезмәткәрләре кабул итәчәк. Терәк пунктлар: №1 - Садриев урамы, 37 нче йорт, №2 - Менделеев урамы, 35 нче йорт, №3 - Вахитов урамы, 5 нче йорт, №4 - Куйбышев...
    505
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 08:28
    Лениногорскида чыршы сата башлаячаклар
    Лениногорск урман хуҗалыгында чыршыларны 15 декабрьдән соң сата башлаячакбыз, дип хәбәр иттеләр. Район башлыгы карары нигезендә сату урыннары билгеләнгән: 1. Гагарин һәм Гафиятуллин урамнары кисешкән урында 2. "Шифа" кибете янындагы мәйданчыкта (Строительная урамы) 3. Дала-Лермонтов урамы чатында (мини-базар) 4. Чайковский урамы, 6 нчы йорт мәйданчыгындагы парковкада (Крупская һәм Чайковский урамы...
    431
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 07:05
    Мөселман хатын-кызлары җыелышы
    "Ихлас" мәчетендә район авылларының Ислам динен халыкка таратуда актив эшләүче хатын-кызлары җыелышы үтте. 14 авылдан егермеләп кеше килгән иде. Өч сәгать дәвам иткән сөйләшүдә, мәчетебезнең имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин һәм яшь мөгаллим Инсаф хәзрәт Сәубановта катнашып, үзләренең сүзләрен әйтте. Хатын-кызның гаиләдә, бала тәрбияләүдәге роленең никадәр югары икәнен барыбыз да белә....
    627
    0
    0
Реклама