Заман сулышы

Лениногорскида чыршы сата башлаячаклар

Лениногорск урман хуҗалыгында чыршыларны 15 декабрьдән соң сата башлаячакбыз, дип хәбәр иттеләр. Район башлыгы карары нигезендә сату урыннары билгеләнгән: 1. Гагарин һәм Гафиятуллин урамнары кисешкән урында 2. "Шифа" кибете янындагы мәйданчыкта (Строительная урамы) 3. Дала-Лермонтов урамы чатында (мини-базар) 4. Чайковский урамы, 6 нчы йорт мәйданчыгындагы парковкада (Крупская һәм Чайковский урамы...

Реклама

Лениногорск урман хуҗалыгында чыршыларны 15 декабрьдән соң сата башлаячакбыз, дип хәбәр иттеләр.


Район башлыгы карары нигезендә сату урыннары билгеләнгән:

1. Гагарин һәм Гафиятуллин урамнары кисешкән урында
2. "Шифа" кибете янындагы мәйданчыкта (Строительная урамы)
3. Дала-Лермонтов урамы чатында (мини-базар)
4. Чайковский урамы, 6 нчы йорт мәйданчыгындагы парковкада (Крупская һәм Чайковский урамы кисешкән урын)
5. Чайковский - Промышленная урамнары кисешкән җирдә ("Ной" кафесы каршында)
6. Набережная урамы, 26 нчы йорт тирәсендәге мәйданчыкта ("Ихлас" мәчетенә каршы).
Бәясе:
Иң киң таралган 2 метрлысы - 236 сум. Өч метрлы чыршы - 320 сум тирәсе торачак, диләр урман хуҗалыгында. Биегрәкләренең бәясе 400 сумнан 1 меңгәчә торачак.
Искәртәбез: Административ кодекс нигезендә, законсыз урманнан, яисә парктан чыршы кисүчеләргә 1 мең 500дән 3 мең сумга хәтле штраф каралган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: