Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөселман хатын-кызлары җыелышы

"Ихлас" мәчетендә район авылларының Ислам динен халыкка таратуда актив эшләүче хатын-кызлары җыелышы үтте. 14 авылдан егермеләп кеше килгән иде. Өч сәгать дәвам иткән сөйләшүдә, мәчетебезнең имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин һәм яшь мөгаллим Инсаф хәзрәт Сәубановта катнашып, үзләренең сүзләрен әйтте. Хатын-кызның гаиләдә, бала тәрбияләүдәге роленең никадәр югары икәнен барыбыз да белә....

"Ихлас" мәчетендә район авылларының Ислам динен халыкка таратуда актив эшләүче хатын-кызлары җыелышы үтте.
14 авылдан егермеләп кеше килгән иде. Өч сәгать дәвам иткән сөйләшүдә, мәчетебезнең имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин һәм яшь мөгаллим Инсаф хәзрәт Сәубановта катнашып, үзләренең сүзләрен әйтте. Хатын-кызның гаиләдә, бала тәрбияләүдәге роленең никадәр югары икәнен барыбыз да белә. Ләкин барча хатын-кызлар да моның шулай икәнен төптән аңлап та бетерми бугай әле. Шәһәребездә Ләйлә ханым Гыймранова җитәкчелегендә мөселман хатын-кызлары оешмасы эшләп килә Бу җыелыш та аның инициативасы белән оештырылган иде.
Ләйлә ханым оешма белән таныштырып, соңгы вакытларда уздырылган чаралар, аларның кардәшләребезне дингә җәлеп итүдә уйнаган роле турында сөйләде. Бердәм булып, бер-беребезне аңлап, ярдәм кулы сузып, белгәнең белән утраклашып яшәүнең дин таралуга гына түгел, туганлык җепләренең ныгып, җан тынычлыгы табуга да сәбәп булуын ассызыклап үтте.
Очрашуга килүчеләрнең дә әйтер сүзләре, сораулары күп иде. Кайбер авылларда хатын-кызлар шактый актив эшләп, инде берникадәр тәҗрибә дә туплап өлгергәннәр. Зәй-Каратай авылыннан килгән кунаклар үзләренең башкарган эшләре турында сөйләп, үзләрен борчыган кайбер сорауларны да әйтеп үттеләр.
Хатын-кызларыбыз ике айга бер очрашып, тәҗрибә уртаклашып, булган проблемаларны бергәләп хәл итеп яшәргә кирәк дигән фикер белән килешеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X