Заман сулышы

7 март 2015 яңалыклары

  • 7 март 2015 - 13:33
    Лениногорскилы Минзифа Бәдгетдиновага – 90 яшь
    Алты баласының кадер-хөрмәтендә матур картлык кичерә язмам герое - тугызынчы дистәне ваклаучы Минзифа Габделхак кызы Бәдгетдинова. Ул 1926 елның мартында чишмәле-таулы Керкәле авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, данлыклы Иске Шөгер мәктәбендә сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Кыз сәләтле, бар фәнне дә яхшы үзләштерә. Иске Шөгер мәктәбе укытучылары аңа:...
    931
    0
    0
  • 7 март 2015 - 10:57
    Лениногорскида һава торышы
    Лениногорскида 7 март көнне аяз һәм салкынрак көн. Температура көндез -9 -7, төндә -8 -12 градуска кадәр булачак. 8 март көнне болытлы һава, утырыны белән кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык. Температура көндез -8 -5, төнлә -8 -10 градуска кадәр.
    0
    0
    0
  • 7 март 2015 - 10:51
    12 мартта "Ел тәрбиячесе-2015" республика конкурсының зона этабы Лениногорскида
    Татарстанда "Ел тәрбиячесе-2015" республика конкурсының зона этаплары башланды. Аның беренчесе Яшел Үзәндә үтте. Бәйгенең зона турларында һәр районнан икешәр конкурсант кына катнаша ала. Көч сынашучы тәрбиячеләр жюри игътибарына иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чара тәкъдим итәргә тиеш. Зона турлары 6 районның балалар бакчасында узачак. Конкурста катнашучылар 11 мартта Сарман...
    653
    0
    0
  • 7 март 2015 - 10:42
    Мәгариф йортында 8 март бәйрәме үтте
    Мәгариф йортының актлар залында 8 мартка багышланган бәйрәм үтте. Килгән кунакларны һәм ветеран әби-бабайларны шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов бәйрәм белән котлап, чын күңелдән булган теләкләрен җиткерделәр. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә чәчәк бәйләме һәм юбилей медальләре тапшырды. Күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен Рәмзия Габделхаковага,...
    558
    0
    0
  • 7 март 2015 - 07:23
    Гомер үтте синсез...
    Әти дип әйтергә кызыкмы? Бик сәер тоеладыр бу сорау күпләргә. Ләкин аңа җавап әле һаман да таба алмыйм. Бер генә мәртәбә дә аңлы рәвештә үз әтисенә "Әти!" дип эндәшмәгән кешегә аңлатып кара син ул хисне... Рәхәтме икән "әти" дип эндәшү. Белмим. Әти дигән газиз кешем, ичмаса, бер мәртәбә дә төшемә...
    1146
    0
    0
Реклама