Заман сулышы

20 апрель 2015 яңалыклары

  • 20 апрель 2015 - 12:06
    Исерек гаебе белән авария килеп чыккан
    Чирмешән - Казанка юлында иртәнге сәгать 6лар тирәсендә килеп чыккан һәлакәт аркасында бер кешенең гомере өзелгән. Әлеге юлда ике автомобиль бәрелешкән. Чирмешән ягыннан килүче "Шевроле-Нива" машинасын йөртүче тиешле тизлек режимын арттырган һәм "Куркыныч борылыш" юл билгесе дә торган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Шуның аркасында ул алтынчы модель "Жигули"...
    495
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 11:29
    Лениногорскиның бер йортында мунча янган
    19 апрель көнне 16 сәгать 11 минутта Лениногорск шәһәре Осипенко урамының бер йортындагы мунчада янгын чыга, дип хәбәр итә шәһәребезнең янгын сүндерү часте матбугат хезмәте. Янгынны 10 - 15 минут эчендә сүндерүгә ирешә янгын сүндерү часте хезмәткәрләре. Мунчаның 5 квадрат метр мәйданына зыян килә. Зыян күрүчеләр юк. (Фото вакыйга урыннан)
    432
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 11:08
    Лениногорскилылар олимпиадада катнашты
    16 апрель көнне Казан шәһәренең Универсиада авылында укучыларның физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗә ясалды. Анда 300гә якын югары сыйныф укучысы һәм Россия Федерациясенең 62 регионы катнашты. Татарстан данын спорт өлкәсендә югары күрсәткечләргә ия булган 15 укучы яклады. Олимпиада җиңүчеләре арасында лениногорскилы Руслан Әхмәдиев (фотода) та бар. Ул 5 нче мәктәп...
    472
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 10:46
    Туган көнендә үтергәннәр
    Әлеге фаҗига Казанның Дәрвишләр бистәсе Совет урамында булган. Әлеге кыз дуслары белән үзенең туган көнен бәйрәм иткән була. Яшьләр төркеме таңга кадәр бәйрәм итә. Кызганыч, азагы гына начар тәмамлана. Килеп чыккан бәхәс аркасында, туган көнен билгеләп үткән кызга пычак белән чәнчиләр. Пычак йөрәгенә үк туры килгән кыз вафат була, дип...
    519
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 10:20
    “Ел укытучысы – 2015” конкурсына нәтиҗә ясалды
    17 апрельдә Казан шәһәренең 178 нче Мәгариф үзәгендә "Ел укытучысы - 2015" профессиональ осталык республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурсның финалында 45 Татарстан укытучысы катнашты. Алар - конкурсның зональ этабы җиңүчеләре. Лауреатлар һәм җиңүчеләр арасында Лениногорск шәһәре укытучылары да бар. Нәтиҗәдә, "Ел укытучысы - 2015" конкурсында II урынны 5 нче мәктәпнең...
    597
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 09:59
    Лениногорскилылар май аенда 7 көн ял итә
    Быел май аена җиде ял көне туры килә: 1,2,3 һәм 4. Шулай ук 9, 10 һәм 11 май. 1 май - Хезмәт һәм яз бәйрәме. 9 май - Җиңү көне. 30 апрель һәм 8 май эш көннәре, әмма эш көне бер сәгатькә алданрак тәмамлана.
    462
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 08:27
    Ленин һәйкәленә - чәчәкләр
    22 апрель - В.И.Ленинның тууына 145 ел тулу уңаеннан, сәгать 10.00да аның шәһәрдәге һәйкәленә чәчәкләр салу оештырылачак. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләрне КПРФның җирле бүлекчәсе һәйкәл янына чакыра.
    561
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 07:41
    Мәктәп укучылары милли көрәш ярышында катнашты
    18 апрель көнне Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары катнашында милли көрәш буенча ярыш үтте. 2000 - 2005 елгылар арасында I урынны - Әкрәм Гыймадиев (11 нче гимназия), Дмитрий Горбачев, Алексей Горбачев (2 нче мәктәп укучылары), Фаяз Ризванов, Ильназ Нуруллин, Степан Кудряшов (Зеленая Роща авылы мәктәбе укучылары),...
    489
    0
    0
  • 20 апрель 2015 - 06:29
    “Ел лидеры – 2015” конкурсында лениногорскилылар да катнашты
    12 - 16 апрель аралыгында Казан шәһәренең "Байтик" лагеренда "Ел лидеры - 2015" республика конкурсы үткәрелде. 16 апрель көнне "Гранд Отель Казань"ның залында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү булды. Алып баручысы - театр һәм кино актеры Александр Носик иде. Лениногорскиның Балалар район думасыннан 2 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Илсөяр...
    506
    0
    0
Реклама