Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек гаебе белән авария килеп чыккан

Чирмешән - Казанка юлында иртәнге сәгать 6лар тирәсендә килеп чыккан һәлакәт аркасында бер кешенең гомере өзелгән. Әлеге юлда ике автомобиль бәрелешкән. Чирмешән ягыннан килүче "Шевроле-Нива" машинасын йөртүче тиешле тизлек режимын арттырган һәм "Куркыныч борылыш" юл билгесе дә торган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Шуның аркасында ул алтынчы модель "Жигули"...

Чирмешән - Казанка юлында иртәнге сәгать 6лар тирәсендә килеп чыккан һәлакәт аркасында бер кешенең гомере өзелгән. Әлеге юлда ике автомобиль бәрелешкән.
Чирмешән ягыннан килүче "Шевроле-Нива" машинасын йөртүче тиешле тизлек режимын арттырган һәм "Куркыныч борылыш" юл билгесе дә торган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Шуның аркасында ул алтынчы модель "Жигули" машинасы белән бәрелешә.
- "Жигули" машинасында 4 кеше була. Шулардан 43 яшьлек пассажир - йөртүченең әнисе, Утыз Имән авылы кешесе хастаханәдә вафат була. Хастаханәгә алып барганда әле ул аңында була, - дип сөйләгән ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров "Наш Черемшан" хәбәрчесенә. -
Икенче пассажирның кулы сынган, йөртүченең башы бәрелгән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелде. "Шевроле-Нива" йөртүчесе исерек килеш руль артына утыруын таныды. Аның сәламәтлегенә зыян килмәгән.
"Жигули" машинасындагы ике егетнең әнисе Лениногорск техникумына әти-әниләр җыелышына барышлары булган.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария Черемшан Казанка