19 апрель көнне 16 сәгать 11 минутта Лениногорск шәһәре Осипенко урамының бер йортындагы мунчада янгын чыга, дип хәбәр итә шәһәребезнең янгын сүндерү часте матбугат хезмәте. Янгынны 10 - 15 минут эчендә сүндерүгә ирешә янгын сүндерү часте хезмәткәрләре. Мунчаның 5 квадрат метр мәйданына зыян килә. Зыян күрүчеләр юк. (Фото вакыйга урыннан)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз