Заман сулышы

Лениногорскилылар олимпиадада катнашты

16 апрель көнне Казан шәһәренең Универсиада авылында укучыларның физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗә ясалды. Анда 300гә якын югары сыйныф укучысы һәм Россия Федерациясенең 62 регионы катнашты. Татарстан данын спорт өлкәсендә югары күрсәткечләргә ия булган 15 укучы яклады. Олимпиада җиңүчеләре арасында лениногорскилы Руслан Әхмәдиев (фотода) та бар. Ул 5 нче мәктәп...

Реклама

16 апрель көнне Казан шәһәренең Универсиада авылында укучыларның физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗә ясалды.


Анда 300гә якын югары сыйныф укучысы һәм Россия Федерациясенең 62 регионы катнашты. Татарстан данын спорт өлкәсендә югары күрсәткечләргә ия булган 15 укучы яклады.
Олимпиада җиңүчеләре арасында лениногорскилы Руслан Әхмәдиев (фотода) та бар. Ул 5 нче мәктәп укучысы. Шулай ук, олимпиада призына 6 нчы мәктәп укучысы Михаил Андреев та лаек булды.
Укучыларны котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: