Заман сулышы

23 июль 2015 яңалыклары

  • 23 июль 2015 - 13:01
    Татарстанга 30 градуслы кызу көннәр килә
    Татарстанда һава температурасы ның югары күтәрелүе көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең алда торган көннәргә фаразы шундый. Синоптиклар фаразына караганда, һава температурасы 27 июльдән күтәрелә башларга тиеш. 28 июльдә республикада 23-28 градус җылы булачак, 29 июльгә көнне 30 градуска кадәр җылыта. Ә аңа кадәр, 24-25 июль көннәрендә, яңгыр...
    1352
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 12:48
    Ләйсән Шәрәфетдиновадан мультиваркада татарча азу
    Моның өчен: 0,5 кило - тана ите 3 баш - суган 2-3 шт - кишер 2-3 шт - тозлы кыяр 200 гр. - свеж.кәбестә 6-7 шт. - уртача зурлыктагы бәрәңге 2 аш кашыгы - томат пастасы ит өчен приправа Иң элек итне эрерәк кисәкләргә турап, мультиваркага көнбагыш мае салып, итне...
    921
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 12:21
    Лениногорск районында әтисе кызына пычак белән кадаган
    Лениногорск районы Ивановка авылында яшәүче 57 яшьлек ир-ат исерек килеш өйдә тавыш-гауга куптара. Кулына пычак ала һәм 27 яшьлек кызын чәнчи. Аны район хастаханәсенә озаталар. Ир-атны тоткарлыйлар, аңа карата җинаять эше кузгатылырга тора.
    817
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 11:32
    Татарстанда республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесе дәвам итә
    Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 135 мәктәбеннән 40 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 763 шәхси кабинетта сакланган. Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Кайбыч, Нурлат, Яңа Чишмә,...
    475
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 11:20
    Лениногорск районы машина йөртүчесе – беренче
    "Иң оста янгын сүндерү машинасы йөртүчесе" һөнәри осталык конкурсында Түбән Чыршылы аерым посты машина йөптүчесе Ришат Закиров беренче урынга чыкты, дип хәбәр иттеләр янгынга каршы хезмәтнең Әлмәт отрядыннан. Анда Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә һәм ютазы районнарыннан 16 машина йөртүче катнашкан. Призлы урын алучылар Казанда узачак бәйгедә катнашачак. Якташыбызны беренче...
    719
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 10:27
    Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республикакүләм акциясе дәвам итә
    Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" хәйрия акциясендә катнашучылар көннән-көн арта. Һәр мәктәп, көллият һәм техникумның төрле елларда тәмамлап киткән, бүгенге көндә уңышка ирешкән хәлле чыгарылыш укучылары бар. Алар Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башлап җибәрелгән акция кысаларында үзләренең уку йортына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә....
    785
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 09:08
    Кичә Чаллыда табылган өч мәет турында
    Кичә, 22 июльдә, төш вакытында Чаллының бер фатирында өч кешенең үле гәүдәсе табылуы хакында хәбәр иткән идек. Фатирда 66 яшьлек хатын-кыз, аның 50 яшьлек энесе һәм 40 яшьлек улы үтерелгән булып чыкты. Аларга күп тапкыр пычак белән чәнчүләре хакында әйтелә. Беренчел фаразлар буенча, җинаять төнлә кылынган булырга тиеш. Иртән күршеләре...
    799
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 08:07
    Этләр бер хуҗаның ун үрдәген буган
    Буа районының Бикмураз авылында яшәүченең хуҗасыз этләр ун үрдәген буып чыккан. Хуҗа әйтүенчә, үрдәкләрнең берсе-берсе ике кило ярымлы булган. Авылдагы ташландык йортларның берсендә яшәүче бу этләрнең ихаталарга беренче һөҗүме генә түгел, кемнеңдер тавыкларына, кемнең бәбкәләренә һөҗүм иткәннәр. Гадәтләре: кош-кортны ашамыйлар, буып кына аталар, дип хәбәр итә "Байрак" басмасы.
    650
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 07:40
    Асылъяр сәхнәгә кире кайта
    14 июль Асылъярның туган көне иде. Бәйрәме белән котлаганда, «Татар радиосы» коллективы аннан кайда югалуын да сораган. - Югалу сәбәбе турында күп язылды, бер кешегә дә сер түгел - мин декрет ялында. Улым Әмиргә июль ахырында 2 яшь ярым була. Иҗатымны дәвам итәм. Хәзер инде бер альбом яздырырлык җырлар җыелды....
    536
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 06:25
    Казанда Чемпионат ачылышы репетициясе видеосын карагыз
    Социаль челтәрләрдә Казанда су төрләре буенча Чемпионатның ачылу тантанасының генераль репетициясе видеосы барлыккка килде. Ул иртәгә - 24 июльдә ачылачак. "Интертат"тан алынды
    411
    0
    0
  • 23 июль 2015 - 06:05
    Чемпионат хөрмәтенә 3 сумлык тәңкәләр чыгарылды
    Россия Үзәк банкы Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына багышлап 3 сумлык тәңкә акча чыгарды. Әлеге тәңкәләр бүген әйләнешкә чыкты да инде. акчаның диаметры - 39 миллиметр. Ул 5 мең данә тирж белән чыгарылган. Әлеге акча бернинди чикләүләрсез номинал буларак кулланылырга тиеш.
    469
    0
    0
Реклама