Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесе дәвам итә

Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 135 мәктәбеннән 40 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 763 шәхси кабинетта сакланган. Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Кайбыч, Нурлат, Яңа Чишмә,...

Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 135 мәктәбеннән 40 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 763 шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Кайбыч, Нурлат, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Әлки, Тукай һәм Аксубай районнары исәпләнә.
Иң актив Топ-10 мәктәп укучысы исемлегенә Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Кукмара, Нурлат, Ютазы, Сарман һәм Тукай районнарыннан укучылар керде.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
Һәр этап ахырында һәрбер муниципаль районның 3 укучы планшет белән бүләкләнәчәк.
http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аи ти чемпион