Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республикакүләм акциясе дәвам итә

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" хәйрия акциясендә катнашучылар көннән-көн арта. Һәр мәктәп, көллият һәм техникумның төрле елларда тәмамлап киткән, бүгенге көндә уңышка ирешкән хәлле чыгарылыш укучылары бар. Алар Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башлап җибәрелгән акция кысаларында үзләренең уку йортына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә....

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" хәйрия акциясендә катнашучылар көннән-көн арта. Һәр мәктәп, көллият һәм техникумның төрле елларда тәмамлап киткән, бүгенге көндә уңышка ирешкән хәлле чыгарылыш укучылары бар. Алар Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башлап җибәрелгән акция кысаларында үзләренең уку йортына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә.
Бүгенге көндә акциядә 360 иганәче катнашкан. Алар Татарстан Республикасының 23 муниципаль районында 201 гомумибелем бирү оешмасына ярдәм күрсәткән. Бу - Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Апас, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Теләче, Тукай, Чирмешән һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү районнары.
Республика буенча иганәчеләр биш миллион сумнан артык ярдәм күрсәткән. Казанда иганәчеләр тарафыннан 724 300 сум, Лениногорск муниципаль районында 525 000 сум, Актаныш муниципаль районында 437 000 сум, Зәй муниципаль районында 321 924 сум, Кукмара муниципаль районында 267 200 сумлык ярдәм күрсәтелгән.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республикакүләм акциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә.
http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп

2
X