Заман сулышы

Кичә Чаллыда табылган өч мәет турында

Кичә, 22 июльдә, төш вакытында Чаллының бер фатирында өч кешенең үле гәүдәсе табылуы хакында хәбәр иткән идек. Фатирда 66 яшьлек хатын-кыз, аның 50 яшьлек энесе һәм 40 яшьлек улы үтерелгән булып чыкты. Аларга күп тапкыр пычак белән чәнчүләре хакында әйтелә. Беренчел фаразлар буенча, җинаять төнлә кылынган булырга тиеш. Иртән күршеләре...

Кичә, 22 июльдә, төш вакытында Чаллының бер фатирында өч кешенең үле гәүдәсе табылуы хакында хәбәр иткән идек.
Фатирда 66 яшьлек хатын-кыз, аның 50 яшьлек энесе һәм 40 яшьлек улы үтерелгән булып чыкты. Аларга күп тапкыр пычак белән чәнчүләре хакында әйтелә.
Беренчел фаразлар буенча, җинаять төнлә кылынган булырга тиеш. Иртән күршеләре фатирдан газ исе килүен сизеп, фатир хуҗасының улына шалтыраталар. Фатир ишеген ул килеп ача. Җинаятьче, фатирның икенче катта гына булуыннан файдаланып, балкон аша чыгып качкан.Тикшерү эше дәвам итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: