Заман сулышы

4 август 2015 яңалыклары

  • 4 август 2015 - 17:32
    Сулыктан яртылаш өзелгән кеше гәүдәсе табып алганнар
    Кама елгасында ком-гравий катнашмасы чыгарган вакытта кеше гәүдәсенең аскы өлешенә тап булганнар. Әлеге табылдык пәнҗешәмбе көнне чыгарылган. Хәзерге вакытта коткаручылар гәүдәнең башка өлешләрен эзләү белән мәшгуль. Якынча мәгълүматларга караганда, алар суда бер ел чамасы яткан. "Әлмәт таңнары" сайты
    1212
    0
    0
  • 4 август 2015 - 13:44
    Лениногорск рәссамының Бөгелмәдә күргәзмәсе ачылды
    Бөгелмә шәһәрендә Ярослав Гашек исемендәге әдәби-мемориаль музейда Лениногорскида яшәп иҗат итүче рәссам һәм шагыйрь Николай Карасевның "Күңел һәм кул эше шигърияте" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Исегезгә төшерәбез, Николай Карасев 2014 елда бизәү-кулланма сәнгате өлкәсендә Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лауреат булды.
    1135
    0
    0
  • 4 август 2015 - 12:41
    Лениногорск игенчеләре (фотолар)
    Район кырларында игенчеләр түземсезләнеп көткән чор - урып-җыю бара. Быел әллә ни мул уңышка өметләнмәсәк тә, басуларда булганын югалтмыйча, җыеп алырга кирәк бит. 4 август көне мәгълүматларына караганда, районда урак 29 процентта башкарылган, уртача уңыш гектарыннан 18,6 центнер чыга. Берничә хуҗалыкның эш барышы белән без дә танышып кайттык. «Ленин» (Федотовка)...
    548
    0
    0
  • 4 август 2015 - 12:32
    Кәефне күтәрергә мәзәкләр
    - АКШ ерак бит ул, Барак Обама Украинадагы хәлләр турында каян белеп тора икән? - Петр Порошенкодан. - Ә Порошенко каян белә? - Обамадан инде. Бала тудыру йортында авырлы хатын янына төнлә фәрештә килә һәм болай ди: - Син - бик изге кеше. Шуңа күрә, теләсәң, тулгак вакытындагы авыртуларыңның яртысын...
    620
    0
    0
  • 4 август 2015 - 12:21
    Ташландык җир паркка әверелде
    Мин быел безнең тирәдә шулхәтле эш башкарырлар, дип башыма да китермәгән идем, - ди Габделхак абый Нуриев. - Әле монда паркка хәтле ясап яталар. Имеш, бораулаучылар ясый. Югары күллек тирәсендәге йортта яши ул. - Бу җирләр шулхәтле ташландык иде. Һава суларга чыккач та, мин монда түгел, ә медсанчасть тирәсендә йөри...
    1283
    0
    0
  • 4 август 2015 - 11:57
    Трамплиннан сикерәчәкләр. Килегез!
    6-8 августта бездә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча "Россиянең олимпия өметләре, кече кубок" бөтенроссия ярышлары узачак. Алтысы - җидесе көнне тренировка үтә, 8 августта К-29, К-48 метрлы трамплиннардан сикерәчәкләр, 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
    0
    0
    0
  • 4 август 2015 - 10:13
    Динә Гарипова кияүгә чыга
    "Голос" тамашасы финалчысы, Татарстанның артказанган артисты Динә Гарипова бу атнада кияүгә чыга. Никах теркәү тантанасы Казанда булачак, ди. Җырчы үзенә туй күлмәген Мәскәүдәге бер кибеттән сатып алган. Ләкин туй киеменнән ул беренче тапкыр гына түгел - июльдә алар никах мәҗлесе уздырган икән инде. Динә Гарипова үз пары турында артык күп...
    1078
    0
    0
  • 4 август 2015 - 10:10
    18 яшьлек егетне поезд бәргән
    Һәлакәт бүген, 4 август көнне, иртәнге сәгать өчләр тирәсендә була. Билгесез ир-егетнең поездга бәрелеп травмалар алуы турында ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегеннән хәбәр ителә. Табиблар килеп җиткәндә егетнең гомере өзелгән була инде. Егетнең Кукмарада яшәгән булуы, июнь аенда гына 18 яшен тутыруы ачыкланды. - Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау, тикшерү эшләре бара, -...
    1255
    0
    0
  • 4 август 2015 - 08:04
    Роза ападан гөмбәле пицца рецепты
    Кирәк: Опята гөмбәсеннән ясалган икра (рецепты күрсәтелгән) Төелгән бәрәңге Башлы суган Кызыл помидор (тозланганы булса да ярый) Майонез Үсемлек мае Тоз Борыч Әзерләү: Иң беренче камыр әзерләргә кирәк. Моның өчен 1х1 (күләме буенча) үсемлек мае һәм җылы су алырга, чеметем генә тоз, сода һәм бер аш кашыгы уксус өстәргә. Камырны...
    722
    0
    0
  • 4 август 2015 - 07:12
    Лениногорскида "Юбилейга - чәчәкләр" бәйгесе бара. Катнашыгыз.
    Шәһәребезнең юбилее уңаеннан, "Юбилейга-чәчәкләр" дигән муниципаль бәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә катнашу өчен 20 дән артык гариза кабул ителгән инде. Алар арасында территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре, шәһәребезнең төрле оешмалары һәм шәһәрлеләр бар. Әгәр сез дә катнашырга телисез икән, 10 августка кадәр мөрәҗәгать итә аласыз. Бу турыда тулырак мәгълүматны муниципалитет сайтыннан таба...
    1123
    0
    0
  • 4 август 2015 - 06:59
    Лениногорскида кроссфит узды
    Шәһәребезнең нефть техникумы стадионында беренче тапкыр күп төр ярыш-кроссфит узды. Анда 40тан артык ярышчы көч сынашты. Ул ике этапка: ир-атлар һәм хатын-кызларга бүленгән. Һава торышының начар булуына карамастан, катнашучылар чабу, штанга күтәрү һәм башка күнегүләрне башкарды. Ир-атлар арасыннан I урынга - Михаил Щербак, хатын-кызлар арасыннан I урынга - Ольга Дубровина...
    520
    0
    0
Реклама