Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ташландык җир паркка әверелде

Мин быел безнең тирәдә шулхәтле эш башкарырлар, дип башыма да китермәгән идем, - ди Габделхак абый Нуриев. - Әле монда паркка хәтле ясап яталар. Имеш, бораулаучылар ясый. Югары күллек тирәсендәге йортта яши ул. - Бу җирләр шулхәтле ташландык иде. Һава суларга чыккач та, мин монда түгел, ә медсанчасть тирәсендә йөри...

Мин быел безнең тирәдә шулхәтле эш башкарырлар, дип башыма да китермәгән идем, - ди Габделхак абый Нуриев. - Әле монда паркка хәтле ясап яталар. Имеш, бораулаучылар ясый. Югары күллек тирәсендәге йортта яши ул.

- Бу җирләр шулхәтле ташландык иде. Һава суларга чыккач та, мин монда түгел, ә медсанчасть тирәсендә йөри идем, - ди.
Куана инде, аларның йортларына юл аша гына күл, ә күл кырыенда парк ясап яталар. Бу эшләрне "Татбурнефть» нең "Бурение" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара булып чыкты. Чын-чынлап ташландык хәлдәге җирләр бүген заманча парк төсенә кереп бара. Баштан барлык агач, куакларны кисеп, чистарттылар, хәзер плитә түшәү эшләрен төгәлләп киләләр. Плитә җәелмәгән урынга үлән чәчтеләр, хәзер ул борын төртеп килә. Әле шушы көннәрдә генә агачлар утырттылар, барысы да миләш агачлары.
Хәзер «Яшьлек» стадионы яныннан бу якка таба килүчеләр юлларын күл буйлап дәвам итә ала. Баштан медсанчасть тирәли "Лениногорскнефть" идарәсе үзенең 70 еллыгы уңаеннан шәһәрлеләр өчен төзекләндерелгән бик матур җирдән әкрен генә атлап барырга була. Элек уңайлы юл кискен генә өзелә иде, хәзер исә юл аша чыгасың да - Бораулаучылар паркы белән хозурланасың, рәхим ит, утырып ял итәргә дә була. Шунда яшәүчеләр кая хәтлерәк шулай матурайтырлар икән, дип озак баш ватты.
Төзекләндереп баручы эшчеләр Менделеев урамы, 35 нче йорт янына җитте дә, ярым түгәрәк ясап, паркның шунда төгәлләнгәнен белдереп куйды. Проект буенча шунда хәтле генә каралган, дип аңлатты бер эшче. Тагын бер парк ясарлык урын кала әле анда күл буйлап.
Алсу Миңнебаева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк лениногорск