Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск игенчеләре (фотолар)

Район кырларында игенчеләр түземсезләнеп көткән чор - урып-җыю бара. Быел әллә ни мул уңышка өметләнмәсәк тә, басуларда булганын югалтмыйча, җыеп алырга кирәк бит. 4 август көне мәгълүматларына караганда, районда урак 29 процентта башкарылган, уртача уңыш гектарыннан 18,6 центнер чыга. Берничә хуҗалыкның эш барышы белән без дә танышып кайттык. «Ленин» (Федотовка)...

Район кырларында игенчеләр түземсезләнеп көткән чор - урып-җыю бара. Быел әллә ни мул уңышка өметләнмәсәк тә, басуларда булганын югалтмыйча, җыеп алырга кирәк бит. 4 август көне мәгълүматларына караганда, районда урак 29 процентта башкарылган, уртача уңыш гектарыннан 18,6 центнер чыга. Берничә хуҗалыкның эш барышы белән без дә танышып кайттык.

«Ленин» (Федотовка) хуҗалыгында авыл кырыендагы кырда көзге бодайны суктыралар иде. Әлеге бөр­текле культура монда 290 гектарда чәчелгән. «Дон» комбайны белән Юрий Игнатьев кырны иңли. Ул быел беренче тапкыр «кыр корабы»на утыр­ган, әлегә кадәр К-700 тракторында эшләгән.

Комбайн күптәнге булганлыктан, кондиционеры булмаса да, Юрий зарланмый, туган авыл кырларында эшләү көч бирә. «Караңгы төшкәнчегә кадәр эшлибез. Тәмле ашаталар, әлегә көннәр матур тора, зарланып булмый», ди ул. Аның янында Максим Семенов, ул Әлмәт училищесын тәмамлап кайтып, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерсә дә, әлегә хезмәт юлын башлап җибәрергә ярап тора. Тик яшь эшче кулны озак тотмаслар шул, егеткә 18 яшь тулган, армиядә хезмәт итеп кайтасы бар.
«Хәбибуллин Ф. З.» фермер хуҗалыгы кырларын ике комбайн иңли. Алар Урмышлыдан бик читтәге басуда көзге бодай суктыралар иде. Ул биредә 300 гектардан артык мәйданда чәчелгән. «Нива» комбайнында эшләүче Азат Хәйдәров өчен бу якларда әлеге сезон - алтынчысы.
Азат Хәбибуллин яшьлек дәрте белән җилкенеп эшлидер, мөгаен. Яшь булса да, әтисе янында йөреп, эшкә чыныккан, «Тугызынчы класстан соң ук колхозда инде мин», ди. Хуҗалыкта инженер вазифасын башкару белән беррәттән, урак вакытында менә бишенче сезон «кыр корабы»на утыра. Аның комбайны - «Полесье» әле яңа, 2013 елгы.
«Сатурн-Урал» хуҗалыгы (Сарабиккол) комбайнчылары бер кырдан Урмышлы ягындагы кырга күчкәннәр генә иде. Биредә дә эш тулы көченә бара. Алар 600 гектарда көзге арышны суктырганнар, хәзер 1 мең 130 гектар мәйданда чәчелгән көзге бодайны җыялар. Атлас абый Маһиҗанов быел өр-яңа комбайнга утырган. «Завод исе килеп тора әле», ди. Моңарчы төрле комбайннарда: «Нива», «Колос», «Нью-Холланд»та эшләп караган.
Атлас абый янында ярдәмче булып, энесенең улы - Азат Маһиҗанов эшли. Аңа 14 яшь. Авыл баласы кечкенәдән үк эшнең авырлыгын күреп үсә инде. «Иртә белән торуы бераз авыррак, ә эш миңа ошый», ди. Соңыннан «Сатурн-Урал» хуҗалыгы идарәсеннән белешкәнчә, Атлас абый Маһиҗанов урак башланганнан бирле 1 мең 814 центнер суктырган, ул хуҗалыкта аңардан күбрәк эшләүче механизатор бар, Ильяс абый Мусинның эш күләме 1 мең 927 центнер тәшкил итә.
Розалия Мостафина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск комбайнер комбайн