Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Кәефне күтәрергә мәзәкләр

- АКШ ерак бит ул, Барак Обама Украинадагы хәлләр турында каян белеп тора икән? - Петр Порошенкодан. - Ә Порошенко каян белә? - Обамадан инде. Бала тудыру йортында авырлы хатын янына төнлә фәрештә килә һәм болай ди: - Син - бик изге кеше. Шуңа күрә, теләсәң, тулгак вакытындагы авыртуларыңның яртысын...

- АКШ ерак бит ул, Барак Обама Украинадагы хәлләр турында каян белеп тора икән?
- Петр Порошенкодан.
- Ә Порошенко каян белә?
- Обамадан инде.
Бала тудыру йортында авырлы хатын янына төнлә фәрештә килә һәм болай ди:
- Син - бик изге кеше. Шуңа күрә, теләсәң, тулгак вакытындагы авыртуларыңның яртысын балаңның әтисенә күчерәм.
Хатын каршы килми - шул төнне бала да таба. Ә икенче көнне аның янына, хәлен белешергә дип, ире килә. Хатыны шикләнеп кенә сорау бирә:
- Бүген төнлә ничек йокладың, җаным?
- Бик үк тыныч булмады шул. Күрше фатирдагы Алмаз төне буе бала тапкан хатын шикелле акырып чыкты.
- Ишеттеңме әле, Фәрит туйдан соң тотлыга башлаган икән...
- Ни булган?
- Аның әбисенең, ягъни «теща»сының игезәк сыңары да бар икән. Ул аларның икесен бергә күргән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэзэклэр

2
X