Заман сулышы

14 август 2015 яңалыклары

  • 14 август 2015 - 17:00
    15 август көнне Лениногорскида өмә үтәчәк
    Лениногорск шәһәренең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына әзерләнү максатыннан, шимбә - 15 август көнне шәһәр һәм районда өмә үтәчәк. Актив булыйк, барыбыз да катнашыйк!
    832
    0
    0
  • 14 август 2015 - 17:00
    Булачак артист - Миләүшә белән әңгәмә
    Беркөнне көтмәгәндә-уйла­ма­­­ганда эш кабинетыма Таһир абый Шәмсуаров килеп керде. Үзе белән мөлаем гына кыз да иярткән. «Менә сезгә «Яшьләр сәхифәсе»нә кеше таптым. Ул мәктәптә «бишле» билгесенә укыды, хәзер Казанда да «5»кә укый. Акыллы кыз. Газетта аның турында язып чыгыгыз әле», диде дә җәлт кенә китеп барды. Сорауларым да әзер түгел,...
    494
    0
    0
  • 14 август 2015 - 15:30
    Лениногорск ТОСлары республиканың их яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе конкурсы җиңүчеләре
    Шушы көннәрдә шәһәребездә эшләп килүче биш территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсен (ТОС) Казанга чакырып бүләкләделәр. Алар - республиканың иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе конкурсы җиңүчеләре. ТОСлар бездә барлыгы - унөчәү, инде ун еллап уңышлы гына эшләп киләләр. Бервакыт авылдан шалтыратып, ТОС нәрсә соң ул, дип сораганнар иде. Авыл апасына шәһәрдә халык күп...
    835
    0
    0
  • 14 август 2015 - 12:59
    Рамил Шәрәповның кызы туган
    Шушы көннәрдә юмор остасы Рамил Шарапов икенче тапкыр әти булды! Социаль челтәрдә ул : "Ура! Мин икенчегә әти булдым! Матурым, бик зур рәхмәт сиңа улым һәм кызым өчен! Аллага шөкер!" - дип язып куйган. Сөенечле хәбәр Рамил юлда булганда килеп ирешкән. "Уфага туйга барышым иде. Улым туганда да юлда идем....
    487
    0
    0
  • 14 август 2015 - 12:56
    Татарстанда 57 мең сумлык штраф җыйган машина йөртүче тоткарланган
    Юл йөрү кагыдәләрен санга сукмау аркасында гомуми суммасы 57 мең сумлык 70 штрафы булган Мари Иле кешесен татарстан суд приставлары тоткарлаган. 23 яшьлек йөртүченең штрафлары тагын да артачак әле. Чөнки суд карары буенча һәр түләнмәгән штрафка өстәмә 1 мең сум кушыла, дип яза "Әлмәт таңнары". Бурычлының әҗәтләреннән тиз генә котылырга...
    389
    0
    0
  • 14 август 2015 - 12:53
    14 яшьлек Чаллы кызы "Вконтакте"да BMW M3 автомобиле откан
    "Вконтакте" социаль челтәре аша әлеге призны оту өчен әллә ни зур эш тә башкарырга кирәк булмаган. Барысы да - бәхет эше. "Вконтакте" өчен иң зур призны челтәрдәге популяр бер төркем уйнаткан. Призга дәгъва кылу өчен кулланучы әлеге төркемгә язылырга һәм хәбәрне башкаларга таратырга гына тиеш булган. Төп приз - өр...
    491
    0
    0
  • 14 август 2015 - 11:24
    Розалия Мостафинадан чикләвекле кекс рецепты
    Кирәк булачак: 3 стакан он, 1,5 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 4 аш кашыгы чикләвек, 1 чәй кашыгы чәй содасы, ванилин, 1 стакан сөт кирәк булыр. Әзерләү: Шикәр комы белән майны әйбәтләп болгатыгыз, бер йомырка сарысы өстәп, сөт, чәй содасы, он, чикләвек, ванилин һәм йомырка агын күпертеп салыгыз, камыр изегез....
    697
    0
    0
  • 14 август 2015 - 11:12
    Татарстанда “Игътибар – балалар!” профилактик акциясе старт алды
    15 августтан 15 сентябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Лениногорскида "Игътибар - балалар!" профилактик акциясе үткәрелә. Әлеге чорда балалар һәм ата-аналар белән әңгәмәләр, "Бала - мөһим пассажир", "Игътибарлы машина йөртүче" һәм башка акцияләр үткәрү каралган. Шулай ук конкурс һәм викториналар да оештырылачак. Максаты - балаларның юлда җәрәхәт алуын кисәтү.
    925
    0
    0
  • 14 август 2015 - 10:22
    Район ветеринария берләшмәсенә яшь белгеч булып кайтсаң, ярдәм күрсәтеләчәк
    Район дәүләт ветеринария берләшмәләренә яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү максатыннан, матди ярдәм күрсәтелү турында карар кабул ителгән. Аның нигезендә, 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә өч ел буена ай саен өстәмә акча түләнәчәк. Өстәмә түләү югары һөнәри белемле, урта һөнәри белеме булганнарга, шулай ук махсус һөнәри белеме булмаганнарга да каралган. Ул 5...
    449
    0
    0
  • 14 август 2015 - 09:56
    Бер ир-ат лифт шахтасына егылып төшкән
    Гадәттән тыш хәл шәһәрнең "Кама" сәүдә үзәгендә булган. 27 яшьлек ир-ат икенче каттан лифт шахтасына егылып төшкән. Аны коткаручылар ярдәмендә чыгарырга туры килгән. Һәм тиз арада хастаханәгә озатканнар. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эше бара. http://intertat.ru/
    524
    0
    0
  • 14 август 2015 - 09:08
    Лениногорскида велосипедта экстремаль спорт төрләре буенча чемпионат үтәчәк
    22 август көнне Лениногорск шәһәрендә велосипедтта дерт-джампинг һәм рейсинг экстремаль спорт төрләре буенча Татарстанның ачык чемпионаты үтәчәк. Приз - 200 мең сум. Ул яңа төзелгән площадкада, "Яшьлек" спорткомплексы каршында үтәчәк. Башлана сәгать 12.00дә. Чемпионатта катнашу өчен «Вконтакте» (мероприятие Leninogorsky Dirty Day) сайтына кереп, алдан язылырга була. http://kazanfirst.ru/
    692
    0
    0
  • 14 август 2015 - 08:56
    ТНВ өчен 2-3 млрд сумга 12 катлы «Татарстан «Останкино»сы төземәкчеләр
    «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе 2-3 миллиард сумлык проектка алынырга җыена. Казансу буенда төзеләчәк 12 катлы бина турында ТНВ генераль директоры Илшат Әминов «Бу Татарстан «Останкино»сы булачак», - ди. «Вечерняя Казань» газетасы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында ул киләчәк проектының кайбер планнары белән уртаклаша. Барлык комплексны төзү 2-3 миллиард сумга төшәчәк...
    538
    0
    0
  • 14 август 2015 - 08:49
    Лениногорскида Чайковкий урамында берәүне бәрдергәннәр
    Чайковский урамы, 19 нчы йорт тирәсендә ундүртенче модельле Лада машинасы 1952 елгы хатын-кызны бәрдерә. Машинада руль артында 1984 елгы ир-егет Крупская урамыннан Вахитов урамына таба хәрәкәт итә торган булган. Ә теге ханым юлны тиешсез урында чыккан. Авария нәтиҗәсендә җәяүле баш мие травмасы ала, баш мие селкенә, муены имгәнә һәм хастаханәгә...
    459
    0
    0
  • 14 август 2015 - 08:46
    Интернет аша наркотик сатучының эзенә төшәләр
    Оператив чаралар барышында хокук сакчылары 2015 ел дәвамында Интернет челтәреннән файдаланып, элемтәгә кермичә генә наркотиклар таратып яткан 28 яшьлек чистайлыны тоткарлый. Тентү вакытында аннан сатарга дип әзерләнгән 65 төргәк наркотик һәм 130 мең сумнан артык акча табып алына. Җинаять эшен тикшерү барышында тагын бер факт өскә калкып чыга. Ул тарту...
    446
    0
    0
  • 14 август 2015 - 05:39
    Лениногорскида: ял көннәрендә кояш, дүшәмбедән яңгыр
    Лениногорскида бүген, 14 август көнне аязучан болытлы көн. Явым-төшем көтелми. Температура көндез +22 +25 градус булса, төнлә +18 градус булачак. 15 август көнне аяз көн көтелә. Явым-төшемсез. Температура көндез +17 +20 градус җылы, төнлә +15 градус. 16 август көнне аязучан болытлы көн. Явым-төшем көтелми. Температура көндез +19 +21, төнлә +17...
    0
    0
    0
Реклама