Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район ветеринария берләшмәсенә яшь белгеч булып кайтсаң, ярдәм күрсәтеләчәк

Район дәүләт ветеринария берләшмәләренә яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү максатыннан, матди ярдәм күрсәтелү турында карар кабул ителгән. Аның нигезендә, 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә өч ел буена ай саен өстәмә акча түләнәчәк. Өстәмә түләү югары һөнәри белемле, урта һөнәри белеме булганнарга, шулай ук махсус һөнәри белеме булмаганнарга да каралган. Ул 5...

Район дәүләт ветеринария берләшмәләренә яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү максатыннан, матди ярдәм күрсәтелү турында карар кабул ителгән.

Аның нигезендә, 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә өч ел буена ай саен өстәмә акча түләнәчәк. Өстәмә түләү югары һөнәри белемле, урта һөнәри белеме булганнарга, шулай ук махсус һөнәри белеме булмаганнарга да каралган.

Ул 5 меңнән 10 мең сумга кадәр. Моннан тыш, ветеринария өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечне эшкә алганнан соң, бер мәртәбә бирелә торган ярдәм алачаклар. Анысының да күләме укыган һөнәр белеменә карап, төрлечә, дип хәбәр итә Лениногорск район ветеринария берләшмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: молодой специалист ветеринар