Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ТОСлары республиканың их яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе конкурсы җиңүчеләре

Шушы көннәрдә шәһәребездә эшләп килүче биш территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсен (ТОС) Казанга чакырып бүләкләделәр. Алар - республиканың иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе конкурсы җиңүчеләре. ТОСлар бездә барлыгы - унөчәү, инде ун еллап уңышлы гына эшләп киләләр. Бервакыт авылдан шалтыратып, ТОС нәрсә соң ул, дип сораганнар иде. Авыл апасына шәһәрдә халык күп...

Шушы көннәрдә шәһәребездә эшләп килүче биш территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсен (ТОС) Казанга чакырып бүләкләделәр. Алар - республиканың иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе конкурсы җиңүчеләре.


ТОСлар бездә барлыгы - унөчәү, инде ун еллап уңышлы гына эшләп киләләр. Бервакыт авылдан шалтыратып, ТОС нәрсә соң ул, дип сораганнар иде. Авыл апасына шәһәрдә халык күп бит, барлык кешене дә колачлап бетереп булмый, ә менә микрорайоннарга бүлеп карасаң, эш күпкә җиңеләя, ТОС хезмәткәрләре үз территориясендә яшәүче халык белән турыдан-туры эшли, дип аңлаттым.

Аларның халкы аз дип әйтеп булмый, әлбәттә. Мәсәлән, шәһәрнең Тукай, Куйбышев, Заварыкин, Менделеев урамнарын, Камышлы тирәсен колачлаган 7 нче

ТОСка алты меңләп кеше туры килә. ТОС хезмәткәрләренә һәр кеше белән уртак тел табып, аларның гозерләрен тыңлап, хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Моңардан тыш, ветераннар, өлкәннәр, балалар белән эшлиләр, ишегалды бәйрәмнәре, төрле хезмәтләр белән очрашулар, бәйрәмнәр оештыралар. Мондый территориаль үзидарәләр республиканың шактый күп шәһәрләрендә бар.
Безнекеләр беренчеләрдән булып оешып, кирәкле оешма булуларын раслап өлгерделәр инде. Менә быел республика буенча игълан ителгән конкурста да берьюлы җиде ТОС катнашырга булган. Шуның бишесе призлы урын алуга ирешкән, алар - 6, 7, 8, 10, 11 нче ТОСлар.
- Безнең ТОСлар үзләренең ел әйләнәсе башкарган эшләрен республика күләмендә яктыртып, җиңүгә иреште. Шунысы шатлык: республикабыз территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең эшчән­леген күреп югары бәя бирә, аларның үсешен күтәрүдә ярдәм итә, - ди шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Мәҗит кызы Рафикова.
Һәр ТОСка алган урынына карап, билгеле бер күләмдә акча биреләчәк. Монысы аеруча куандыра, чөнки ТОСлар матди кыенлыклар кичерәләр, төрле бәйрәмнәр үткәргәндә, спонсорлар эзләп йөрергә мәҗбүр иделәр.
- Бәйгедә җиңеп алган акчаларны алар киләчәктә үз тер­ри­торияләрен яхшырту өчен кулланачак. Җиңүчеләрне котлыйм һәм яңадан-яңа уңышлар телим. Республика җитәкчелегенә ТОСларны үстерүдә игътибары өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, - ди Гөлфирә Мәҗитовна.
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск ТОСС Лениногорск ТОС

2
X