Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Булачак артист - Миләүшә белән әңгәмә

Беркөнне көтмәгәндә-уйла­ма­­­ганда эш кабинетыма Таһир абый Шәмсуаров килеп керде. Үзе белән мөлаем гына кыз да иярткән. «Менә сезгә «Яшьләр сәхифәсе»нә кеше таптым. Ул мәктәптә «бишле» билгесенә укыды, хәзер Казанда да «5»кә укый. Акыллы кыз. Газетта аның турында язып чыгыгыз әле», диде дә җәлт кенә китеп барды. Сорауларым да әзер түгел,...

Беркөнне көтмәгәндә-уйла­ма­­­ганда эш кабинетыма Таһир абый Шәмсуаров килеп керде. Үзе белән мөлаем гына кыз да иярткән. «Менә сезгә «Яшьләр сәхифәсе»нә кеше таптым. Ул мәктәптә «бишле» билгесенә укыды, хәзер Казанда да «5»кә укый. Акыллы кыз. Газетта аның турында язып чыгыгыз әле», диде дә җәлт кенә китеп барды. Сорауларым да әзер түгел, нәрсә сөйләшербез, дип уйлап, ялгышканмын икән. Миләүшә ачык йөзле, аралашырга яратучан кыз булып чыкты. Шулай булмый ни, булачак артист бит ул.


- Миләүшә, әйдә, үзең белән таныштыр инде...
- Яңа Иштирәк мәктәбендә VIII сыйныфта чакта театр юнәлеше буенча укырга китәм дигән максат куйдым һәм 9 сыйныфтан соң Казанга театр училищесына укырга кердем. И шатландым да соң! Менә каникулдан соң III курска укырга барам. Училищеда дүрт ел белем алырга кирәк булачак.
- Гел «5» кә генә укыйсыңмы?
- Әйе, мәктәпне дә «бишле» билгесенә тәмамладым, хәзер училищеда да сессияне «бик яхшы» билгеләренә "яптым".
- Ничегрәк инде артистлыкка укулар?
- Кайберәүләр, әй, артистлыкка уку нәрсә инде ул, кылана белсәң шул җитә, дип әйтә. Алай димәс идем. Актерларны Станиславский системасы буенча укыталар, аның нигезендә өч төрле технология бар: һөнәр, күзаллау, кичереш. Актер ул губка кебек, чынбарлык дөньядагы булган тәҗрибәләрне үзенә җыя. Моннан тыш, актер донор булырга тиеш дип уйлыйм: алар яшәргә булыша, сүнеп барган тормышны да икенче төрле итеп күрсәтә алу сәләтенә ия булырга тиеш. Уку җиңел түгел, бер көн дәрес калдырдың икән, син инде күпне югалттың, аны һич кенә үзлегеңнән өйрәнә алмыйсың.
Миләүшә белән әңгәмәнең дәвамын "Заман сулышы" газетының 59 нчы номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артист милэушэ