Заман сулышы

20 август 2015 яңалыклары

  • 20 август 2015 - 13:19
    Республикада котыру авыруына каршы көрәш икеайлыгы бара
    Котыру авыруы очраклары ешаю белән бәйле рәвештә Татарстанда 17 августтан 17 октябрьгә кадәр әлеге авыруга каршы көрәш икеайлыгы игълан ителде. Ел башыннан республиканың 36 районында һәм Казанда 240 очрак теркәлгән - бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга артык. Бу яктан имин булмаган торак пунктлар саны да былтыргы...
    1122
    0
    0
  • 20 август 2015 - 13:04
    Игътибар! Татарстанда югалган кешене эзлиләр
    Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы бүлеге 1985 елгы удмуртияле Сибирев Николай Васильевичны эзли. Ул агымдагы елның 25 маенда Удмуртиядән Азнакайга эшкә дип килә. Соңгы тапкыр аны 29 май көнне Әгерҗе авылы янында күрәләр, соңрак Азнакай Сабантуенда күрергә да мөмкиннәр. Билгеләре: карап торышка 30 яшьлек, озын буйлы, яшел күзле, чәче...
    921
    0
    0
  • 20 август 2015 - 12:29
    Әлмәт янында авариядә ике бала үлгән, аларның лениногорскилы булуы мөмкин
    Бүген 9 сәгать 45 минутлар тирәсендә "Әлмәт - Лениногорск" һәм Әлмәт - Чупай" борылышында булган авариядә ике бала үлгән, аларның лениногорскилылар булуы да бик мөмкин. Якынча мәгълүматка караганда "Скания" автомобиле йөртүчесе юл бирми һәм "Лада Калина" белән бәрелешә, тегесе"Лифан"га барып бәрелә. Нәтиҗәдә, Чупай ягыннан Әлмәткә таба баручы "Лада Калина"надагы ике...
    1145
    0
    0
  • 20 август 2015 - 12:16
    Татарстаннан өч хатын-кыз иң байлар исемлегенә кертелгән
    Forbes версиясе буенча Россиянең иң бай 50 хатын-кызы арасында өч татарстанлы да кергән. Алар - "Таиф" акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Гүзәлия Сафина (430 млн доллар капиталы белән 3 нче урында тора), "Таиф" компанияләр группасы акционеры Камилә Шәймиева (190 млн доллар белән 9 нчы урында тора) һәм "Бәхетле" сәүдә йортлары...
    1099
    0
    0
  • 20 август 2015 - 11:04
    Ниһаять, Дина Гарипованың ирен дә күрдек (фото)
    Узып баручы җәйдә никах укытып, кияүгә чыгып йөрүче Динә Гарипованың ире турында мәгълүмат бик аз булды. Ниһаять, кияү егетнең кечкенә генә булса да фотосы челтәрдә таралды. «StarХит» басмасынадагы мәгълүмат буенча, кияү - 27 яшьлек Равил Бикмөхәммәтов. КФУның мехматын тәмамлаган. Алар Яшел Үзәндә "Родина" мәдәният йортында репетиция вакытында танышкан. Равил -...
    1244
    0
    0
  • 20 август 2015 - 10:23
    Август азагында 3 көнлек ял көтә
    Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, бәйрәм уңаеннан алда торган ял көннәре турында мәгълүмат җиткерде. Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән Кануны нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне...
    950
    0
    0
  • 20 август 2015 - 07:12
    Мөэмин-Каратайда футбол уйнадылар
    Әлеге хәбәрне ишеткәч, кайберәүләр аптырап баш кашып куярга да мөмкин. Тынычланыгыз, хөрмәтле спорт сөючеләр. Әлеге футбол турниры августның кояшлы бер көнендә Мөэмин-Каратайның мәктәп мәйданчыгында узды. Үзебезнең авыл малайлары, җәйге каникулда әби-бабаларына кунакка кайткан оныкларга файдалы шөгыль булсын дип, футбол түгәрәге оештырып җибәргән идек. Шулчакта Лениногорскиның 60 еллыгына багышланган матчны, җанатарларның...
    1051
    0
    0
  • 20 август 2015 - 07:01
    Эчке эшләр бүлегендә булачак беренче сыйныф укучыларын бүләкләделәр
    19 август көнне Лениногорскиның Эчке эшләр бүлегендә 1 нче сыйныфка барачак укучыларны бүләкләделәр. Эчке эшләр бүлегендә бу традициягә әверелгән инде. Полициядә хезмәт итүче хезмәткәрләрнең балалары быел беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырачак. Аларга котлау сүзләре җиткерелде һәм бүләкләр тапшырылды. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
    850
    0
    0
  • 20 август 2015 - 06:44
    Лениногорскида кайбер урамнар вакытлыча ябылачак (исемлек)
    22 августта, шәһәр юбилеен бәйрәм итү белән бәйле рәвештә, иртәнге сәгать 7 дән 15.00 гәчә кайбер урамнарда машина йөреше чикләнә, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Менә ул урамнар: Чайковский, Крупская, Ленин, Моряков, Ленинградская, Садриев, Кутузов, Горький, Тукай.
    532
    0
    0
  • 20 август 2015 - 06:11
    Бер егетне ток сугып үтергән
    Кичә Мәскәүнең "Лось" тимер юл платформасындагы электричкалар башында кичке сәгать 21:12ләр тирәсендә берничә кешедән торган "зацепер"лар төркеме йөргән. Күпмедер вакыттан соң, яшьләрнең берсе электр тогы үтә торган челтәргә тотына. Егетне ток суга һәм ул шунда ук җан бирә. Хәзерге вакытта аның кем икәнлеген ачыклау эшләре бара. http://tass.ru/
    0
    0
    0
  • 20 август 2015 - 05:27
    Гүзәлемне Берлинга җырларга чакырганнар
    Талантлы җырчы Гүзәлем иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, белемле алырга, укырга да өлгерә. Быел җырчы Әлмәтнең дәүләт нефть институтын тәмамлап, дипломлы белгеч булды. Тик Гүзәлем моның белән чикләнергә теләмичә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына профессор Венера Ганиева кафедрасына да укырга кергән. - Диплом җыю максатыннан укырга кермәдем. Минем максатым -...
    953
    0
    0
  • 20 август 2015 - 05:09
    Юбилей көнендә Лениногорскида аяз булыр, дип фаразлый синоптиклар
    Лениногорскида бүген, 21 август көнне аязучан болытлы һава торышы. Температура көндез +19, төнлә +14 градус. 22 август көнне аяз көн, явым-төшем көтелми. Температура көндез +21, төнлә +15 градус җылы булачак, дип фаразлый синоптиклар.
    0
    0
    0
Реклама