Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республикада котыру авыруына каршы көрәш икеайлыгы бара

Котыру авыруы очраклары ешаю белән бәйле рәвештә Татарстанда 17 августтан 17 октябрьгә кадәр әлеге авыруга каршы көрәш икеайлыгы игълан ителде. Ел башыннан республиканың 36 районында һәм Казанда 240 очрак теркәлгән - бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга артык. Бу яктан имин булмаган торак пунктлар саны да былтыргы...

Котыру авыруы очраклары ешаю белән бәйле рәвештә Татарстанда 17 августтан 17 октябрьгә кадәр әлеге авыруга каршы көрәш икеайлыгы игълан ителде.
Ел башыннан республиканың 36 районында һәм Казанда 240 очрак теркәлгән - бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга артык. Бу яктан имин булмаган торак пунктлар саны да былтыргы 31 урынына 220 гә җиткән. Котыру вирусының киң таралуы сәбәбен ветеринарлар тычкансыман кимерүчеләр һәм төлкеләр арту белән бәйләп аңлата. Шулай ук халык арасында котыру авыруын профилактикалау мәсьәләсен популярлаштыру дәрәҗәсе дә түбән.
Икеайлык барышында йорт хайваннарына бушлай вакцинация ясатырга мөмкин. Шулай ук торак пунктларда өйдән-өйгә йөреп этләр һәм мәчеләр санын исәпкә алу да планлаштырыла.
http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бешенство двумесячник