Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Мөэмин-Каратайда футбол уйнадылар

Әлеге хәбәрне ишеткәч, кайберәүләр аптырап баш кашып куярга да мөмкин. Тынычланыгыз, хөрмәтле спорт сөючеләр. Әлеге футбол турниры августның кояшлы бер көнендә Мөэмин-Каратайның мәктәп мәйданчыгында узды. Үзебезнең авыл малайлары, җәйге каникулда әби-бабаларына кунакка кайткан оныкларга файдалы шөгыль булсын дип, футбол түгәрәге оештырып җибәргән идек. Шулчакта Лениногорскиның 60 еллыгына багышланган матчны, җанатарларның...

Әлеге хәбәрне ишеткәч, кайберәүләр аптырап баш кашып куярга да мөмкин. Тынычланыгыз, хөрмәтле спорт сөючеләр. Әлеге футбол турниры августның кояшлы бер көнендә Мөэмин-Каратайның мәктәп мәйданчыгында узды.


Үзебезнең авыл малайлары, җәйге каникулда әби-бабаларына кунакка кайткан оныкларга файдалы шөгыль булсын дип, футбол түгәрәге оештырып җибәргән идек. Шулчакта Лениногорскиның 60 еллыгына багышланган матчны, җанатарларның көчле алкышлары астында иртәнге унда башлап та җибәрдек. Ярыш вакытында төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыгуны исәпкә алып, шәфкать туташыбыз Земфира ханым да биредә, әлбәттә.

Менә көтеп алынган футбол башланып та китте. Яшь спортчыларның нинди дәрт, фанатлык үрнәне күрсәтүләрен күрсәгез иде сез?! Бәйгене карарга килгән әти-әниләр, туганнар, әби-бабалар да көч биреп тордылар. Берәрсенең баласы яки оныгы кул яки аягын авырттырса аның урынына яраткан әбисе яки әтисе йөгереп чыгачагына беркем дә шикләнмәс иде. Ак футболкалы "Зенит" командасыннан шәһәребезнең 6 нчы мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаган Илназ Хәкимов көндәшләре капкасына үзенчәлекле ике туп кертте.

Кызыл футболкалы "Рубин" командасының капитаны Динар Ситдыйков матур гол кертеп җанатарларның алкышына лаек булды. Моннан тыш, Динар - дүртенче мәктәп укучысы, егетләрне туплауда, оештыруда төп таяныч - терәгебез булды. Рүзәл һәм Айрат Җиһаншиннар да сәләтле яшь футболчы икәнлекләрне дәлилләп берсеннән-берсе кабатланмас туплар керттеләр. Нәтиҗәдә 4:2 исәбе белән "Рубин" өстен чыкты. Әмма әлеге ярышта җиңүчеләр юк, дуслык җиңде диеп саныйбыз.
Әлеге футбол уенының хөкемдары, үзебезнең шәкертебез - бүгенге көндә КАИның Лениногорск филиалы студенты, бар яктан да килгән спортчы егетебез Илназ Гыймаевны мактап телгә аласы килә. Лениногорск мәгариф идарәсенең спорт буенча җаваплы хезмәткәре, үзе дә спортчы Марс Хәсәновкә рухи һәм матди ярдәм өчен олы рәхмәтләрне ирештерәсе килә.
Авыл җирлеге башлыы Әнисә Ханнанова яшь спортчыларның сәламәт яшәү рәвешенә тартылганнанрын, даими физик культура белән шөгыльләнгәннәрен билгеләп узды, киләчәктә дә зур җиңүләр теләде. Әлбәттә, шундый күңел көрлеге, көч, омтылыш таләп иткән футбол уеныннан соң егетләрне өстәл артына утыртып, тәмле бәлеш, кайнар чәй белән сыйламау мөмкин түгел иде! Авыл җирлеге исеменнән тапшырылган Мактау кәгазьләре яшьләребезгә киләчәктә тагын да олырак максатларга ирешүдә этәргеч булыр, дип ышанасы килә.
...Футбол мәйданчыгы белән янәшәдә республикада танылган зыялы шәхесебез Флорид Латыйпов тырышлыгы белән гарәбәдәй ком түгелгән олейбол мәйданчыгы да әзер. Август азагында бергә-бергә волебол турниры да уздырырга ниятлибез.
Таһир ШӘМСУАРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Футбол рубинзенит